Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Операция бүлмәсе хуҗасы

"Аны бернинди арттыруларсыз операция бүлмәсе хуҗасы дип атарга була. Үз эшен һәрвакыт чын хуҗаларча төгәллек һәм зур җаваплылык белән башкара", - ди район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге мөдире Галина Сухова акушерлык бүлекчәсе операция шәфкать туташы Нәзилә СЫНБУЛАТОВА турында. Быел хастаханәнең әлеге бүлегендә 300дән артык сабый дөньяга килгән. Шуның 70тән артыгында...


"Аны бернинди арттыруларсыз операция бүлмәсе хуҗасы дип атарга була. Үз эшен һәрвакыт чын хуҗаларча төгәллек һәм зур җаваплылык белән башкара", - ди район үзәк хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге мөдире Галина Сухова акушерлык бүлекчәсе операция шәфкать туташы Нәзилә СЫНБУЛАТОВА турында.
Быел хастаханәнең әлеге бүлегендә 300дән артык сабый дөньяга килгән. Шуның 70тән артыгында сабыйны ана карыныннан операция ясап, ягъни "кесарев кисүе" аша алганнар. Ә бу - Нәзилә Әхмәтхановна кулы аша шуның кадәр ана һәм бала узган дигән сүз. Һәр очракта да операциянең уңышлы узуында шәфкать туташының өлеше әйтеп бетергесез зур. Операция бүлмәсенең, инструментларның, операция өчен кирәкле материалларның әзер булуы өчен нәкъ менә ул җаваплы бит. "Нәзилә Әхмәтхановна бу эшне инде ун елдан артык төгәл һәм җиренә җиткереп башкара. Холкы буенча бик тыйнак булса да, операция бүлмәсендә ул үзен бик кыю тота", - ди Галина Борисовна. "Әле бер генә хатын-кызның да операциядән соң өзлеккәне булмады. Бу да - Нәзилә ханымның хезмәтенә намуслы каравы нәтиҗәсе. Ул операциядән соң яшь әниләр аякка басканчы алар турында аналарча кайгырта, тиешле процедураларны уздыруга бик җаваплы карый", - дип кушыла өлкән акушер Зиния Мифтахова.
Нәзилә ханым биредә бала тудыру бүлекчәсе ачылган көннән бирле эшләсә дә, медицина өлкәсендәге гомуми стажы 30 елдан артык инде. Башта Ижау шәһәренең 3нче шәһәр, аннан район үзәк хастаханәсендә операция шәфкать туташы булып эшләү бай тәҗрибә тупларга ярдәм иткән. "Гомеремне нәкъ шушы һөнәргә багышлавым юкка гына түгел. Әнием Мөнәвәрә дә күп еллар Мәдъяр медпунктында, аннан берара район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә санитарка булып эшләде. Андагы ап-ак халат, шприцлар, дарулар исе мине ничектер сихерләгәндәй була да, әнием яныннан һәрчак "үскәч, мин дә шәфкать туташы булачакмын" дип кайтып китә идем. Мәктәптә дә "кем буласың" дигән сорауга һич икеләнмичә "шәфкать туташы" дип җавап биргәнем хәтердә", - ди Нәзилә.
Медицина телендә "ургент шәфкать туташы" дигән төшенчә бар. Бу - тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашыгыч операциягә әзер шәфкать туташы дигәнне аңлата. Бала тудыру бүлекчәсе ачылганнан соң алты ел дәвамында Нәзирә ханым ургент шәфкать туташы вазифасын берүзе башкара. "Төнлә операцияләргә чыгып киткән чаклар да күп булды. Әле ярый, балаларым үзләре генә калырга курыкмыйлар иде. Шуңа операцияләр вакытында күңелем тыныч булды", - ди. Соңгы елларда бу вазифаны Рамилә Ибәтуллина, Илона Авдеева белән чиратлашып башкаралар. Инде хәзер "балаларым өйдә ялгызлары кала", дип борчыласы юк. Улы Илнурның да, кызы Эльзаның да - үз гаиләләре. Эльза, әнисе юлыннан китеп, участок шәфкать туташы булып эшли, әнисенә күптән түгел онык бүләк иткән.
...Әнә, көзге матурлыкка сокланып, яраткан эш урынына ашыга Нәзилә ханым. Хәер, гүзәллеккә соклану урынына күңелендә - үзен көтеп торучы яшь әниләр, бәбиләр турындагы уйлар. Менә шул уйлар белән янып, 55 яшенә килеп җиткәнен дә сизмәгән ул. Бу яшь аңа ашыгыбрак тулгандыр, мөгаен. Әнә, "күңелем моңа ышанмый", ди бит үзе дә. Чиксез ихтирам итүче хезмәттәшләре, урамда әллә каян сәлам биреп күрешүче яшь әниләр яшәү көче бирә аңа. Шуңа бала тудыру бүлегенә илтүче сукмагы өзелмәсен, кабат-кабат яраткан эш урынына илтсен иде аны.
Дания АБЗАЛИЕВА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев