Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Озакламый килеп җитәр грипп та

    Коры салкын көннәр, кар белән бергә бик тиздән грипп та ишек шакыр. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Әгерҗе районында балаларга бу мөһим чараны үткәрү төгәлләнеп килә. Хәзер исә өлкәннәр өчен дә гриппка каршы вакциналар кайтты. - Кайберәүләрдә гриппка каршы прививка ясаттың да кыш буе бу авыру сине читләтеп...

    Коры салкын көннәр, кар белән бергә бик тиздән грипп та ишек шакыр. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Әгерҗе районында балаларга бу мөһим чараны үткәрү төгәлләнеп килә. Хәзер исә өлкәннәр өчен дә гриппка каршы вакциналар кайтты.
    - Кайберәүләрдә гриппка каршы прививка ясаттың да кыш буе бу авыру сине читләтеп үтәргә тиеш дигән ялгыш фикер яши. Төчкерә, йөткерә, борыннан ага башласа, "менә прививка ясадылар да грипп йоктырдылар йә вакцинация ясау бер дә ярдәм итмәде", дип табибларны гаеплиләр. Вакцинация ясау вакытында бу чирне берничек тә йоктырып булмый. Аннан соң грипп вирусыннан тыш, тын юллары ялкынсынуына сәбәпче булган тагын 200дән артык вирус бар. Шуңа күрә прививка ясасалар да грипп аяктан екты дигән фикер һич дөрес түгел, - ди районның баш инфекционисты Лилия Хөсәенова.
    - Соңгы елларда Татарстанда грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән бер генә очрак та булмады. Прививка ясатуның уңай нәтиҗәсе инде бу. Шуңа күрә район халкын прививка ясатудан баш тартмаска чакырам. Җитәкчеләрне үз хезмәт коллективларында вакцинация үткәрүне оештыруда ярдәм итүләрен сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк хастаханәнең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Эдуард Овчинников.
    Гриппны вакытында кисәтү өчен октябрь ае - иң кулай вакыт. Вируска каршы иммунитет кеше организмында 2-3 атна эчендә барлыкка килә. Районда, иң беренче чиратта, мәктәп укучыларына, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт коллективларына килеп прививка ясаячаклар. Армия сафларына чакырылучылар да беренче чиратта вакцинацияләнәчәк.
    - Пенсионерлар һәм эшсезләрне исә үзләренең участок терапевтларына күренергә, аннан соң прививка ясату өчен поликлиниканың 3нче кабинетына чакырабыз. Аларга да вакцина бушлай ясала. Эшмәкәрләр дә шәхси предприятиеләрендә эшләүчеләргә гриппка каршы прививка ясату турында кайгыртырга тиеш. Моның өчен поликлиника җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди Эдуард Овчинников.
    Ә грипп үзе кышкы каникуллардан соң көчәер дип фаразлыйлар табиблар.
    Бу йогышлы авырудан төрле өзлегүләр барлыкка килмәсен, грипп эпидемия чоры җиңелрәк үтсен дисәгез, бу көннәрдә тизрәк прививка ясатырга ашыгыгыз, хөрмәтле райондашлар.
    ИСТӘ ТОТЫГЫЗ!
    Грипп хроник авыруларны көчәйтә.
    Вирус пневмония, бронхит, отит китереп чыгарырга мөмкин.
    Грипптан иң зур зыян нерв системасына килә. Нәтиҗәдә, кеше менингит, невралгия, энцефалиттан интегә.
    БОЛАРНЫ булдырмас өчен нишләргә?
    Витаминлы ризыклар - җиләк-җимеш, суган, сарымсакны күбрәк ашарга.
    Саф һавада күбрәк булырга.
    Физкультура белән шөгыльләнергә.
    Авыру кеше янәшәгездә булганда битлек кияргә, кулларны ешрак юарга.
    Грипп белән авыручы кеше төчкергәндә авыз-борынын капларга тиеш.
    Грипп көчәйгән вакытта җәмәгать урыннарына бармаска тырышыгыз.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: