Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Полислар план буенча бирелә

Иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисларын яңага алыштыру халык арасында күп сораулар тудыра. Әлеге хәлне аңлатуны сорап, без Әгерҗе районындагы «АК БАРС-Мед» Иминият Төркеме» директоры Лилия ГАЛӘМШИНАга мөрәҗәгать иттек. - Лилия Расимовна, иске полисын бердәм үрнәктәге полиска алыштырырга теләгән кешегә нишләргә? - Ниндидер сәбәп белән полисларын алыштыручыларга яки аны беренче...

Иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисларын яңага алыштыру халык арасында күп сораулар тудыра. Әлеге хәлне аңлатуны сорап, без Әгерҗе районындагы «АК БАРС-Мед» Иминият Төркеме» директоры Лилия ГАЛӘМШИНАга мөрәҗәгать иттек.

- Лилия Расимовна, иске полисын бердәм үрнәктәге полиска алыштырырга теләгән кешегә нишләргә?
- Ниндидер сәбәп белән полисларын алыштыручыларга яки аны беренче тапкыр алучыларга (мәсәлән, яңа туган балаларга) чиратта тормас өчен, кабул ителүгә алдан язылырга тәкъдим итәбез. Моны 8-800-500-03-03 телефоны (барлык телефоннардан шалтырату бушлай) аша яки www.akbarsmed.ru сайты аша эшләргә була. Полис бирү пунктларына алдан язылу халык уңайлыгы өчен эшләнә. Белгеч янына килү вакытын сез үзегез билгелисез, бу район үзәгеннән ерак яшәүчеләр өчен бигрәк тә уңайлы. Без полисларны алыштырырга аларның өйләренә дә барырга әзер.
- Шулай да, нинди категорияләргә иске полисларын алыштыру турында уйланырга кирәк?
- Әгәр кешенең паспорттагы мәгълүматлары үзгәрсә аңа безнең Компаниянең полислар бирү пунктына килергә кирәк. Шуны да онытырга ярамый, иске үрнәктәге полислар Россиянең бөтен территориясендә дә кабул ителә. Ләкин кайбер төбәкләрдә безнең Компания турында белмиләр һәм кешегә медицина ярдәме алу белән кыенлыклар туарга мөмкин. Ә инде яңа кабул ителгән бердәм медицина полисы - Россия Федерациясенең һәрбер субъектында да әйләнештә.
- Мәҗбүри медицина иминияте белән күп еллар буе бер компаниядә файдаланган кешене икенче компаниягә күчәргә өндәүләре мөмкин. Бу очракта нишләргә?
- Медицина иминияте компаниясен сайлаганда, кемгә иминиятләштерелүеңне, аның нинди компания булуын, клиентлары белән ничек эшләвен, аларны ничек яклавын белергә кирәк.
Күп еллар эшләү дәверендә «АК БАРС-Мед» Компаниясе клиентлары турында кайгырту буенча үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Үземнән шуны өсти алам: клиентларыбыз канәгать калсын өчен, безнең ярдәмне, яклауны сизеп торсыннар өчен, барысын да эшлибез. Бездә иминиятләштерелгән затларны яклаучы хезмәт бар. Ул тәүлек буе эшли һәм медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Бу - Татарстанда бердәнбер он-лайн режимында эшләүче уникаль хезмәт. Ягъни пациентның поликлиникада бәхәсле хәл туа икән, ул шунда ук безгә шалтырата ала. Безнең белгечләр, аның проблемасын хәл итү өчен, әлеге дәвалау оешмасы җитәкчелеге белән элемтәгә керә. Тагын кем клиентлары турында шулай кайгырта? Кемдә шундый хезмәт бар?
Бездә шулай ук Татарстанда тиңе булмаган «Түгәрәк өстәл» программасы эшли. Әлеге программа кысаларында безнең белгечләр республиканың барлык районнарында, гадәти пациентларның хастаханә һәм поликлиника җитәкчелеге белән очрашуларын оештыра. «Түгәрәк өстәл» барышында без дә иминиятләштерелгән кешеләр медицина оешмалары табиблары белән турыдан-туры аралашып, аларга үзләренең сорауларын бирә ала. Безнең Компания медицина ярдәме алу процессын ачык һәм уңайлы итү өчен тырыша. Пациентларның «Түгәрәк өстәл» барышында биргән сорауларын һәм шикаятьләрен дәвалау оешмасы житәкчелеге тарафыннан үтәлүен күзәтеп тора.
- Аңлатуыгыз өчен рәхмәт!
- Без клиентларыбыз өчен эшлибез, аларга хезмәт күрсәтүне елдан-ел яхшыртырга тырышабыз. Безнең белән калыгыз! 3 миллион 200 меңнән артык кеше безне сайлады.
Тагын бер кат исегезгә төшерәм, мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисларын алыштыру план буенча бара. Әгәр инде хәзер алыштырырга теләсәгез, безнең белгечкә телефон аша яки сайтта язылырга мөмкин. Без сезгә ярдәм итәргә әзер!
Безнең адрес: Әгерҗе, Гагарин урамы, 54.
Телефон: 2-57-29

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев