Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сакланганны Ходай саклар

    Районда хайваннарның котыру чиренә каршы юнәлтелгән икеайлык ахырына якынлашып килә. Икеайлык барышында 7391 мөгезле эре терлеккә, 35 атка, 738 сарык һәм кәҗәгә, 2682 эт һәм песигә прививка куелды. Тик прививка куелмаган хайваннар да бик күп әле. Эт һәм песиләрегезне безнең ветеринария берләшмәсенә (Ленин урамы, 90 йорт) үзегез алып килергә тырышыгыз....

    Районда хайваннарның котыру чиренә каршы юнәлтелгән икеайлык ахырына якынлашып килә.
    Икеайлык барышында 7391 мөгезле эре терлеккә, 35 атка, 738 сарык һәм кәҗәгә, 2682 эт һәм песигә прививка куелды. Тик прививка куелмаган хайваннар да бик күп әле. Эт һәм песиләрегезне безнең ветеринария берләшмәсенә (Ленин урамы, 90 йорт) үзегез алып килергә тырышыгыз. Чөнки агымдагы елда гына да районда 93 кешенең эт тешләп табибларга мөрәҗәгать итүе мәгълүм. Бу күңелсез очракларның кайберләре турында безнең ветеринария берләшмәсенә хәбәр ителми калган чаклар да була. Югыйсә, кеше тешләгән эт 10 тәүлек башка хайваннардан аерым тотылырга һәм аны ветеринария табибы күзәтеп торырга тиеш. Әлеге күзәтүләрдән соң аның хуҗасына белешмә бирелә, ә хайванга прививка куела.
    Сентябрь башында Әгерҗедән өч чакрым гына ераклыктагы Кече Пурга районы Баграш-Бигра авылында котыру чиренең бер очрагы булды. Бер малайны песи тешли. Песине үтерәләр. Лабораториядә тикшергәннән соң аның котыру чире белән авырган булуы ачыклана. Авыл карантинга ябыла
    Бу авыл территорисендә бик күп нәрсәләр тыела. Болар -йорт хайваннарын сату, аларны билгеле территориядән алып чыгу, кыргый хайваннарны аулау; котыру чире белән авыруга шикле булган хайванны иткә сую; авыру хайваннарның сөтен сату, ризык итеп куллану һ.б.лар.
    Хайваннарның котыру очрагы әле тегендә, әле монда кабатланып тора. Әлеге авыру хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Юкка гына "Сакланганны гына Ходай саклар" димиләр. Хайваннарыгызны да,үзегезне дә бу куркыныч авырудан саклагыз.
    Безнең телефоннар - 24613, 24642.
    Ольга АКУЛОВА,
    район ветеринария берләшмәсе инспекторы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: