Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Саннар артында – кеше гомере

2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Әлеге авыруларның инвалидлыкка һәм үлемгә китерүләре беркемгә дә сер түгел. Безнең районда иң күп үлем очраклары - шушы авырудан. Узган ел инсульттан - 10, инфаркттан 2 кеше вафат булган. Үлүчеләр күп - Күп кеше үз сәламәтлегенә "төкереп карый", сәламәт...

2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Әлеге авыруларның инвалидлыкка һәм үлемгә китерүләре беркемгә дә сер түгел. Безнең районда иң күп үлем очраклары - шушы авырудан. Узган ел инсульттан - 10, инфаркттан 2 кеше вафат булган.
Үлүчеләр күп
- Күп кеше үз сәламәтлегенә "төкереп карый", сәламәт яшәү рәвеше алып бармый, режимны сакламый, дөрес тукланмый. Табибларның төп бурычы - халыкның үз сәламәтлегенә карашын үзгәртү. Күп авырулар диспансеризация вакытында ачыклана, шуңа күрә бушлай медицина тикшеренүен үз вакытында узсыннар иде, - дип мөрәҗәгать итте медицина хезмәткәрләренең 2014 елга йомгак ясау киңәшмәсендә районның баш табибы Андрей Шубин.
Дөрес, соңгы елларда районда инфаркттан үлү очраклары республика күрсәткеченнән ике тапкыр кимрәк. Бу авыруларны тиз арада Чаллыдагы БСМПга озату һәм биредә югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсе, диләр табиблар. Шулай ук авыруларны Алабугадагы кан тамырлары үзәгенә дәваланырга җибәрү дә инсульт кичергәннәрнең гомерен саклап калу мөмкинлеген арттыра.
Узган ел районда яңа туган җиде сабыйның үлеме дә сагаерга мәҗбүр итә. 3 очрак - сабыйларның бик аз авырлыкта булуы, 3есенең сулыш юллары авыруы үлемгә китергән. Бер бала өйдә үлгән.
- Чаллыдагы Перинаталь үзәк белән видеоэлемтә булдыру, медицина хезмәткәрләре арасында теоретик һәм практик занятиеләр уздыру, реанимация палатасын һәм бала туу залларын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү һәм башка чаралар куллану - киләчәктә сабыйлар үлеменә киртә куяр дип ышанабыз, - ди акушерлык бүлекчәсе мөдире Галина Сухова.
Ул шулай ук район җитәкчелегеннән 1960 елда төзелгән акушерлык бүлекчәсенә капиталь ремонт уздыруларын сорап мөрәҗәгать итте.
Инвалид балалар саны арта
Районда инвалид балалар саны 175кә җиткән. Психик авырулы 26 баланың 21е - опекунлыкка һәм тәрбиягә алынган гаиләләрдә. Алар безгә башка район приютларыннан һәм балалар йортларыннан китерелгәннәр.
Балалар арасында диспансеризация тикшерүе уздыру шуны күрсәткән: ашкайнату органнары, күз авырулары, психик тайпылышлар, нерв системасы, ашкайнату органнары авырулары - лидерлар рәтендә.
- Балалар хирургы, теш табибы, ортопед-травматолог булмау сәбәпле, без әлеге белгечләрне Удмуртиядән чакыртырга мәҗбүр, - диде педиатр Светлана Галләмова, табибларның җитмәвенә борчылып.
Диспансеризация узмый калма
Шулай дип мөрәҗәгать итәләр табиблар быел медицина тикшеренүе узарга тиешле кешеләргә.
- Узган ел балалар һәм зурлар арасында биш меңнән артык кешегә диспансеризация уздыруыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм, - диде киңәшмәдә катнашкан Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко.
- Кайберәүләр елга бер тапкыр да поликлиника килмиләр, медицина тикшеренүе узмыйлар. Бары авыру аяктан еккач кына табибларга мөрәҗәгать итәләр. Халыкның аңына диспансеризациянең авыруны иртә стадиясендә ачыкларга ярдәм итүен сеңдерергә кирәк, - диде ул.
Белешмә:
Авыруларга район үзәк, Красный бор участок хастаханәләре, Исәнбай, Кичкетаң, Тирсә амбулаторияләре, 41 ФАП хезмәт күрсәтә.
Районда 63 табиб, 269 урта медицина хезмәткәре эшли. Узган ел Хөкүмәт программалары нигезендә педиатр, хирург, клиника-лаборатория диагностикасы табибы, фтизиатр, терапевт эшкә килгән.
Бер табиб торак белән тәэмин ителгән.
Модульле патологоанатом бинасы һәм Мордывыйда ФАП ачылган, 8 ФАПта ремонт үткәрелгән.
2015 елда Кадыбашта амбулатория төзү һәм биш ФАПта капиталь ремонт уздыру күздә тотыла.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев