Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сез велосипедта йөрисезме?

Соңгы елларда шәһәр, авыл урамнарында велосипедта җилдерүчеләр артканнан-арта. Иң арзанлы транспорт чарасыдыр ул хәзер. Бензин сорамый, теләгән җиреңнән җәһәт кенә әйләнеп кайтырга була. Велосипедта йөрү сәламәтлеккә дә бик файдалы әле. Без дә газета укучыларга "Сез велосипедта йөрисезме?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Миңсылу САЛИКОВА - Исәнбай авылы, пенсионер: - Велосипедта...

Соңгы елларда шәһәр, авыл урамнарында велосипедта җилдерүчеләр артканнан-арта. Иң арзанлы транспорт чарасыдыр ул хәзер. Бензин сорамый, теләгән җиреңнән җәһәт кенә әйләнеп кайтырга була. Велосипедта йөрү сәламәтлеккә дә бик файдалы әле.
Без дә газета укучыларга "Сез велосипедта йөрисезме?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Миңсылу САЛИКОВА - Исәнбай авылы, пенсионер:
- Велосипедта сәламәтлегем какшау аркасында йөри башладым дисәм, һич тә ялгыш булмас. Берничә ел аякларым сызлап җәфаландым. Бик күп кешеләрнең велосипедта йөреп файда табуларын ишеткәнем бар иде. Ике ел элек балаларым тимер ат бүләк иткәч, тәвәккәләп утырдым бит. Хәзер җир-су кибүгә велосипедка утырам да, көн саен иртәле-кичле дүртәр километр йөреп кайтам. Кибеткә дә велосипед белән генә барам. Быел тагын да күбрәк йөрергә исәпләп торам әле. Көн саен Яңа Эсләккә кадәр алты чакрым араны әйләнеп кайтырга планлаштырам.
Велосипедта йөри башлаганда үргә таба менү бик авыр иде, хәзер авырлыкны сизмим дә. Аякларның да сызлавы кимеде, азрак ябыктым да. Төннәрен яхшы йоклыйм, аппетит та ачылды. Гомумән, велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә бик зур файдасын таптым.


Мөнир АЙДАРОВ - Әгерҗе шәһәре, пенсионер:
- Балачагым Әгерҗенең Ленин урамында узды. Кичләрен бала-чагалар җыелышып рәхәтләнеп туп тибә, городки уйный идек. Велосипедлары булган малайлар безнең яннан тузаннар туздырып узып китәләр иде. И-и, кызыга идек инде аларга! 8 сыйныфта укыганда әти миңа да велосипед алып бирде. Шуңа атланып әле мин йөз чакрым ераклыктагы Девәтернәдә яшәүче әбиемә кунакка да барган идем. Армиядән кайткач Көчеккә - булачак хәләл җефетем Зөлфирә янына да велосипедта йөрдем. Машинист булып эшли башлагач кына тимер атта йөрү сирәгәйде.
2007 елда катлаулы операция кичердем. Хирург хастаханәдән чыкканда: "Сезгә күп йөрергә кирәк. Хәрәкәт һәм хәрәкәт! Велосипедта йөрегез", - дигән иде. Рәхмәт аңа! Һәр иртәне олы базар янындагы фатирыбыздан Ленин урамына җәяү төшәм. Аннан улым Айрат бүләк иткән спорт велосипедында көн саен Иж-Бубыйдан әйләнеп кайтам. Сәламәтлегемнән зарланмыйм, үземне яхшы хис итәм.
Айрат ЗАРИФУЛЛИН - "Биектау" бүлекчәсе механизаторы:
- Мин эшкә велосипедта йөрим. Уңайлы да, рәхәт тә. Машина-трактор паркына безнең өйдән җәяү барганчы аяксыз калырсың. Ә велосипедта җилдергәч барып җиткәнне сизми дә калам. Хезмәттәшләрем арасында да эшкә велосипедта йөрүчеләр бик күп. Әтиле-уллы Инсаф-Илшат Вахитовлар, Роберт Сабитов, Альфред Абзалиев җир кибү белән тимер атларына утырдылар. Терлекче хатын-кызларның да күпчелеге фермага эшкә велосипедта йөри. Авыл кешесе өчен бик уңайлы транспорт чарасы ул велосипед: права да кирәкми, бензин да саласы юк, сәламәтлеккә дә файдалы.

Сез беләсезме?
Велосипед сүзе латинчадан алынган. "Вело" - тиз, "педи" аяклар дигәнне аңлата. Велосипедны кем уйлап тапканын әлегәчә белмиләр. Әмма аны беренче тапкыр үзенең сызымнарында бөек уйлап табучы Леонардо да Винчи күрсәткән дигән фаразлар йөри. XV гасырда велосипедлар бүгенгеләре кебек булмаган. Авырлыгы 100 килога якын, озынлыгы 2 метрдан артык, тәгәрмәчләре дә бик зур булган. Хәзерге велосипедлар якынча 12 кило гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев