Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә син прививка ясаттыңмы әле?

Татарстанда, шул исәптән Әгерҗедә дә гриппка каршы прививка ясату кампаниясенең иң кызган чоры бүген. Безнең районга 9100 вакцина кайтартылган. Теләге булган һәркемгә прививканы бушлай ясыйлар. - Узган ел вакцинацияне оешкан төстә уздыруның нәтиҗәсе күз алдында: грипп белән авыру очраклары бик аз булды. Мөрәҗәгать итүчеләргә, нигездә, ОРВИ диагнозы куелды, - ди...

Татарстанда, шул исәптән Әгерҗедә дә гриппка каршы прививка ясату кампаниясенең иң кызган чоры бүген. Безнең районга 9100 вакцина кайтартылган. Теләге булган һәркемгә прививканы бушлай ясыйлар.

- Узган ел вакцинацияне оешкан төстә уздыруның нәтиҗәсе күз алдында: грипп белән авыру очраклары бик аз булды. Мөрәҗәгать итүчеләргә, нигездә, ОРВИ диагнозы куелды, - ди район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы Лилия Хөсәенова. Ә 2009-2001 еллардагы грипп эпидемиясен әле дә тетрәнеп искә ала табибә.
- Ул елны гриппта бер хатын-кыз, бер ир-ат үлде. Хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән әлеге авыруларның гомерен саклап калу өчен күпме генә көрәшсәк тә, нәтиҗәсе аяныч булды. Һәм моның төп сәбәбе аларның икесенең дә прививка куйдырмаган булуында, - ди Лилия Мәсгуть кызы.
ОРВИдан аермалы буларак, грипп кисәк кенә керешә һәм тиз арада температура бик нык югары күтәрелә. Прививка ясатмаган булса, кеше организмы вируслар "атакасы"на җавап бирә алмый. Ә менә прививка ясаткан кешенең организмында грипп вирусына каршы торырдай антитәнчекләр барлыкка килә.
- Грипп эпидемиясе, гадәттә, февраль-март айларына туры килә. Прививканы хәзер үк куйдырган очракта аңа кадәр организмда гриппка каршы иммунитет барлыкка килергә өлгерә. Шуңа хәзер вакцинация өчен иң кулай чор, - ди табибә.
Быел прививка ясату календарена хроник авырулы кешеләр, йөкле хатыннар, хәрбиләр дә кертелгән.
- Хроник авырулы кешеләргә, йөкле ханымнарга грипп белән авыруның ничек куркыныч булуын аңлатып тору артыктыр. Аларның организмы болай да зәгыйфь. Ә грипптан соң өзлегү барлыкка килсә, бигрәк тә куркыныч, - ди Лилия Хөсәенова.
Грипптан соң отит, ринит, бронхит, миокардит, перикардит, менингит, үпкә ялкынсынуы һәм башка бик күп өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин. Грипп эпидемиясе башланмаса да, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар хәзер дә күп. Әнә, сентябрь аенда гына да 11 кешегә әлеге диагноз куелган, шуның 8е - балалар.
- Ә менә грипп вакытында үпкә ялкынсынуы белән өзлегү ихтималы бермә-бер арта. Ә прививка кешене грипптан да, өзлегүдән дә саклый, - ди ул.
Прививка, иң беренче чиратта, балаларга, мәктәп укучыларына, медицина, транспорт хезмәткәрләренә, кыскасы, халык белән даими бәйләнештә булучыларга куела.
- Мин үзем дә прививканы ел саен ясатам. Безгә нинди генә авыруларны кабул итәргә туры килми?! Тик минем әле бер тапкыр да грипп белән авырганым юк. Бу - вакытында прививка куйдыру нәтиҗәсе, - ди Лилия Мәсгуть кызы.
Башка еллардагы кебек үк, быел да балаларга "Гриппол +", өлкәннәргә "Гриппол" вакциналары куела. Әлеге вакциналар гриппның H1N1, H3N2, A, B кебек төрләреннән сакларга сәләтле. Табиблар быел да гриппның нәкъ менә шушы төрләре булачак дип фаразлыйлар.
- Прививканы хәзер үк куйдырткан очракта 2-3 ай эчендә ныклы иммунитет барлыкка киләчәк. Шуңа прививканы бушлай ясату мөмкинлегеннән файдаланып калырга киңәш итәбез, - диләр табиблар. Халыкка уңайлы булсын өчен, район үзәк хастаханәсендә прививка кую буенча махсус бригада эшли. Оешма-предприятиеләрдә прививка куйдыручылар күп булган очракта махсус бригада урынга ук килә. Прививканы балалар һәм зурлар поликлиникаларында да ясыйлар. Ә авыл халкы фельдшерлык-акушерлык пунтларына мөрәҗәгать итә ала. Табиблар мондый мөмкинлектән файдаланып калырга чакыралар. "Прививкадан баш тартканчы, җиде кат уйлагыз", - дип кисәтәләр алар район халкын.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев