Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ә син талпаннан саклану кагыйдәләрен беләсеңме?

Быел Әгерҗе районында талпан кадалудан зыян күргән 29 кеше медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән, шуның 10сы - балалар. "Хәзер талпанның котырган чагы, сак булыгыз", - дип кисәтәләр табиблар. Талпан кадалган очракта табибка күренү мәҗбүри. Ә бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнлеген белү өчен Ижауның "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нә (Ленин урамы, 106) мөрәҗәгать итә аласыз....

Быел Әгерҗе районында талпан кадалудан зыян күргән 29 кеше медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән, шуның 10сы - балалар. "Хәзер талпанның котырган чагы, сак булыгыз", - дип кисәтәләр табиблар. Талпан кадалган очракта табибка күренү мәҗбүри. Ә бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнлеген белү өчен Ижауның "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нә (Ленин урамы, 106) мөрәҗәгать итә аласыз.

Талпан тешләмәсен дтсәгез, гадәти кагыйдәләрне истә тотыгыз. Гадәттә, бөҗәкләр җирдән 1,5-2 метр биеклектә, үсемлекләр буйлап шуыша. Күпләр уйлаганча, алар биеклектән, ягъни агачлардан төшми, очмый, киресенчә, җирдән өскә таба, үлән буйлап үрмәли. Шуңа агачлар астында утырырга ярамый дигән фикер дә - ялгыш фикер. Талпан 30 минут дәвамында менә дә, аулак урын табып, шунда кадала. Шуңа күрә алар аркага, култык астына, муенга, башка ябыша.

1. Әгәр сез алан, урманнарга ял итәргә чыгасыз икән, үләннәр күп булмаган җирләрне сайлагыз!
2. Киемнең ачык төстәгесен, озын җиңлесен, якалысын киегез!
3. Һәр 15-20 минут саен үзегезне, якыннарыгызны талпан тешләмәдеме икән, дип карап чыгыгыз!
4. Чалбар балакларын носкига тыгып куегыз!
5. Репеллентларны ТӘНГӘ ТҮГЕЛ, КИЕМГӘ СИПТЕРЕГЕЗ!
6. Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, алар үсемлекләр өзеп алып килмәсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев