Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Табиблар авылга килә

    Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында быелгы диспансерлаштыру кампаниясе башланды инде. 180 кеше тулысынча медицина тикшерүе узган, 200 кеше табиб кабинетлары буенча йөри. Узган ел районда диспансерлаштыру планы 69 процентка үтәлгән иде. - Быел бу кампаниягә кертелгән һәркемнең медицина тикшерүе узуына ирешергә кирәк. Диспансерлаштыру узу өчен халыкка тагын да уңайлырак шартлар тудырырга...

    Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында быелгы диспансерлаштыру кампаниясе башланды инде. 180 кеше тулысынча медицина тикшерүе узган, 200 кеше табиб кабинетлары буенча йөри.
    Узган ел районда диспансерлаштыру планы 69 процентка үтәлгән иде.
    - Быел бу кампаниягә кертелгән һәркемнең медицина тикшерүе узуына ирешергә кирәк. Диспансерлаштыру узу өчен халыкка тагын да уңайлырак шартлар тудырырга тырыштык, - ди баш табиб Андрей Шубин.
    Беренчедән, узган ел бу кампаниягә сигез ай вакыт бирелсә, быел бу срок ун айга җитте. Диспансерлаштыру февральдә башланды һәм ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
    Икенчедән, табибларның авылларга килеп, диспансерлаштыру узудыру мөмкинлеге бар. Моның өчен фельдшерлык-акушерлык пунктлары мөдирләре һәм авыл башлыклары халык арасында аңлату һәм оештыру эшләрен актив алып барырга тиеш.
    - Авыл җирлегендә 20-25 кеше җыелса, безгә хәбәр итә алалар. Терапевт, УЗИ, невропатолог катнашындагы күчмә бригада авылга килеп, диспансерлаштыру уздырачак. Бу очракта авыл халкы анализны да үз амбулаториясендә тапшыра ала. Күчмә флюорография дә авылга киләчәк, - диләр медпрофилактика һәм диспансерлаштыру кабинеты шәфкать туташлары Анна Третьякова һәм Гүзәл Садыйкова.
    Бу араларда поликлиникада көн саен 20-30 кеше тикшерү уза.
    - Бигрәк тә, пенсия яшендәгеләр диспансерлаштыруны актив узалар. Әмма яшьләр әлегә "йоклый". Сәламәтлекнең торышын даими тикшереп торырга кирәклеген алар да аңласыннар иде, - ди Гүзәл Садыйкова.
    Без диспансерлаштыруны узган райондашлар белән дә әңгәмә корып алдык.
    Алевтина САБИТОВА - Кам. Ключ:
    - Быел үземнең диспансерлаштыру узарга кирәклегемне белгәч, башта сөендем. Аннан Әгерҗегә ничә тапкыр барырга кирәк булыр инде дип борчылдым. Ләкин бер көндә узып бетергәч, үз-үземә ышанмый тордым. Икенче көнне 15 минутка гына кереп чыгарга туры килде. Бик тиз хезмәт күрсәттеләр. Үз сәламәтлегеңне тикшертергә ике көн жәл түгел инде, бигрәк тә бушлай булганда.
    Мәхәси ШӘЙМӘРДАНОВ - Әгерҗе:
    - Диспансерлаштыру узуның бер кыенлыгын да күрмәдем, озын чиратлар да юк, табиблар да бик игътибарлы. Тик менә невропатологка гына чират озынрак иде, чөнки ул төштән соң гына кабул итә. Диспансерлаштыру минем өчен файдага гына булды. Авыруны вакытында ачыклап, дәвалау чарасы билгеләделәр. Шуңа сөенеп туялмыйм. Шуңа күрә мин авырмыйм әле дип диспансерлаштыруга битараф карамагыз, вакытында тикшеренегез. Кем белә, әллә нинди яман авырулар әлегә яшерен формада гына качып, әкренләп сәламәтлегегезне кимереп яталардыр...
    Без дә 75 яшьлек ветеранның теләгенә кушылып, бушлай медицина тикшерүе узарга ашыгыгыз дибез.

    Белешмә: тагын бер тапкыр кайсы елларда туганнар диспансерлаштыру узарга тиешлеген исегезгә төшереп үтәбез: 1939, 1942, 1945, 1948, 1951, 1954, 1957, 1960, 1963, 1966, 1969, 1972, 1975, 1978, 1981, 1984, 1987, 1990.

    Екатерина САМСОНОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: