Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Табиблар бушлай тикшерә

    "Россия Хөкүмәте гражданнарның сәламәтлеген кайгыртып, еш кына инвалидлыкка, аннан соң үлемгә китерә торган йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә стадиясендә ачыклап, аларны дәвалау максатында халыкны диспансерлаштыру өчен дәвалау учреждениеләренә акча бүлеп бирә. Табиблар бушлай тикшергәндә файдаланып калыгыз, диспансерлаштыруга кул селтәп кенә карамагыз", - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин....

    "Россия Хөкүмәте гражданнарның сәламәтлеген кайгыртып, еш кына инвалидлыкка, аннан соң үлемгә китерә торган йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә стадиясендә ачыклап, аларны дәвалау максатында халыкны диспансерлаштыру өчен дәвалау учреждениеләренә акча бүлеп бирә. Табиблар бушлай тикшергәндә файдаланып калыгыз, диспансерлаштыруга кул селтәп кенә карамагыз", - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин.

    Һәр кеше өч елга бер тапкыр бушлай диспансерлаштыру узарга тиеш. Быел 1926, 1932, 1938, 1941, 1944, 1947, 1953, 1956, 1959, 1962, 1968, 1971, 1974, 1977, 1983, 1986, 1989, 1992 елларда туганнар диспансерлаштыру уза ала.
    Диспансерлаштыру кан әйләнеше, беренче чиратта, йөрәктәге ишемия авыруын, шикәр диабеты, яман шеш, үпкәдәге хроник авыруларны иртә стадиясендә ачыклап, вакытында дәвалау өчен үткәрелә. Моннан тыш диспансерлаштыру әлеге авыруларга сәбәп булган югары кан басымын, кандагы югары холестеринны, глюкозаны да ачыкларга ярдәм итә. Ә инде кешенең бу хроник авырулары бар икән, табиблар профилактик консультация вакытында аны җиңеләйтү, өзлегүләрне киметү юлларын әйтәчәкләр.
    Диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренче этапны узу өчен поликлиникага иртән ач карынга килергә, үзегез белән иртәнге сидекне, әгәр соңгы 12 айда медицина тикшерүе узган булсагыз, шул документларны алырга кирәк. Бу килүдә яшегезгә карап, табибларда йөрү 1-2 сәгать вакытыгызны алачак. Әгәр беренче тапкыр тикшерүләр вакытында сездә йогышлы булмаган хронтк авырулар барлыгы ачыкланган икән, участок табибы сезгә бу турыда хәбәр итә һәм икенче тапкыр диспансерлаштыру, ягъни өстәмә тикшерүләр узарга чакыра.
    Диспансерлаштыру узган һәр гражданга тикшерү нәтиҗәләре язылган Сәламәтлек паспорты бирелә.
    Туган еллары югарыда әйтелгән гражданнар диспансерлаштыру узу өчен әле күптән түгел генә тимер юл узелы хастаханәсенең элекке терапия бүлеге бинасына күчкән үзәк хастаханә поликлиникасына килә ала. Шәһәрдә яшәүчеләр 19 кабинетка, ә авыл халкы гомумпрактика табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
    Сәламәтлеге турында кайгырткан һәркем өч елга бер тапкыр диспансерлаштыру узуны үз бурычы итеп караса гына куркыныч авырулар килеп чыгуны һәм аның үсешен киметә ала.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: