Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табибны үзең сайлый аласың

Узган ел ахырында 2013 һәм 2014-2015 елларда Татарстанда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы расланды. Әлеге документ гражданнарга бушлай күрсәтелүче медицина ярдәме төрләрен, табибларны ничек сайлау, алардан консультация алу, диагностик тикшеренү узу өчен күпме вакыт кирәклеген, пациентларга кем мәгълүмат бирергә тиешлеген һ.б. шартларны билгели. 2013 елдан гражданин...

Узган ел ахырында 2013 һәм 2014-2015 елларда Татарстанда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы расланды. Әлеге документ гражданнарга бушлай күрсәтелүче медицина ярдәме төрләрен, табибларны ничек сайлау, алардан консультация алу, диагностик тикшеренү узу өчен күпме вакыт кирәклеген, пациентларга кем мәгълүмат бирергә тиешлеген һ.б. шартларны билгели.
2013 елдан гражданин медицина ярдәме күрсәтү оешмасын (поликлиника) үзе сайлый ала, тик аны бер елдан соң гына алыштырырга мөмкин. Сайлап алынган медицина оешмасында елга бер тапкыр участок терапевтын, участок педиатрын, гомумпрактика табибын, фельдшерны сайлау мөмкинлеге дә бар. Медицина оешмасы бу табибларның исемлеге белән таныштырырга, сез сайлаган медицина хезмәткәренең кайсы территориядә һәм ничә кешегә хезмәт күрсәтүе турында мәгълүмат бирергә тиеш. Табиб сайлауга бик җаваплы карарга кирәк. Чөнки сез сайлаган участок терапевтының йортыгыз урнашкан территориядә хезмәт күрсәтмәве дә бар.
Участок терпевты, участок педиатры, гомумпрактика табибы өйгә барып медицина ярдәме күрсәтүне сез чакырген көнне башкарырга тиеш. Башка белгечләрдә (невролог, офтальмолог, кардиолог) консультация узу өчен үзең йөри торган поликлиникадагы дәвалаучы табибтан юллама алырга кирәк. Табиб-белгечләрдән планлы нигездә консультация алу, диагностик тикшеренү узу өчен 14 көнгә кадәр көтәргә кирәк булачак. Әгәр мондый тикшеренү, консультацияләрне республика учреждениеләре поликлиникаларында узарга кирәк икән, бу очракта көтү вакыты бер айдан артмаска тиеш. Планлы рәвештә хастаханәгә дәваланырга яту өчен көтү срогы - мөрәҗәгать иткән көннән алып ике айга кадәр.
Әлеге программа нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә бушлай медицина ярдәме түбәндәге категория гражданнарга чираттан тыш күрсәтелә: болар - Советлар Союзы Геройлары һәм аларның гаилә әгъзалары, РФ Геройлары, "Россиянең мактаулы доноры", "СССРның мактаулы доноры" билгеләренә ия булучылар, сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, "Ленинград блокадасында яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнүчеләр, инвалид балалар һәм әти-әни тәрбиясеннән калган балалар һ.б.лар. Чираттан тыш медицина ярдәме алу өчен гражданның кулында ташламалы категориягә ия булуын раслаучы документ булуы шарт. Әлеге категория гражданнарга поликлиникаларда, республика учреждениеләре диспансерларында планлы консультация бирү, диагностика һәм лаборатория тикшеренүе уздыру 14 көн эчендә башкарыла. Ә планлы рәвештә республика хастаханәләренәә яту өчен көтү срогы бер айдан артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев