Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Сәламәтлек

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Әгерҗедә

Район үзәк хастаханәләре эшчәнлеген контрольдә тоту, аларга ярдәм итү максатыннан ТР Сәламәтлек саклау министры һәр районга үзенең урынбасарларын билгеләде. Безнең районга Илдар Фатихов билгеләнде. Кичә Илдар Фатихов безнең районда булып китте. Ул үзәк хастаханә, поликлиника, акушерлык бүлеге, көндезге стационар эше белән якыннан танышты, һәр авыруның тарихын өйрәнде. СТ Сәламәтлек саклау...

Район үзәк хастаханәләре эшчәнлеген контрольдә тоту, аларга ярдәм итү максатыннан ТР Сәламәтлек саклау министры һәр районга үзенең урынбасарларын билгеләде.
Безнең районга Илдар Фатихов билгеләнде. Кичә Илдар Фатихов безнең районда булып китте. Ул үзәк хастаханә, поликлиника, акушерлык бүлеге, көндезге стационар эше белән якыннан танышты, һәр авыруның тарихын өйрәнде.
СТ Сәламәтлек саклау министрлыгының төп бурычы - республикада, шул исәптән районнарда, үлем очракларын киметү. Шуңа Илдар Разинович авыруларны үлемгә китерүче чир төрләренә аерым тукталып, тирән анализ ясады. Ул Әгерҗе табиблары алдына үлем очракларын киметү, диспансеризация вакытында һәркемне җентекләп тикшереп, тиз арада Казан, Чаллы хастаханәләренә җибәрү бурычын куйды.
Киләчәктә мондый очрашулар квартал саен булачак.
- Уртак тырышлык белән ел ахырына үлем очракларын киметүгә ирешеребез дип ышанам, - диде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев