Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Укроп нинди чирләрдән файдалы

Файдалы киңәшләрне саклагыз

Гипертония (югары кан басымы) авыруыннан укроп үләне төнәтмәсе яхшы булыша: 1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 150-200 мл (1 стакан) су кайнатып салып, 15-20 минут төнәтеп сөзәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3 мәртәбәгә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәләр.

Әлеге чара йокысызлыктан булышучы тынычландыргыч чара буларак та файдаланыла. Рәсми медицинада укропны 1-11 стадия гипертония чиреннән (бигрәк тә бромид белән)кулланалар.

Ризык эшкәртелү бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм тын юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйлар (ягъни 1 өлешкә— 10 өлеш су). Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче, ашказаны- эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән булышучы чара буларак та файдаланалар. Моның өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торучы су коялар да, суынганчы төнәтәләр һәм шуннан соң сөзәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Укроп орлыгы төнәтмәсенең тагын бер рецепты: 2 аш кашыгы орлыкны тартып, 0,5 л кайнап торучы су коялар да, 30-40 минут төнәтеп сөзәләр. Ашарга 30 минут кала, көнгә 3-5 мәртәбә 100 әр мл эчәләр (баш авыртулар белән баручы баш мие атеросклерозыннан, гипертониянең башлангыч стадияләреннән, хроник коронар җитешсезлектән, тынычландыргыч буларак, пиелонефрит, цистит һәм бөер-таш авыруларыннан, корсак әгъзалары спазмнарыннан, аппетит һәм азык эшкәртелүне яхшырту өчен һәм газларны куучы буларак.

Укроп күнел болганганда яхшы. Ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.

Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап торучы су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

Укроп төнәтмәсе эчү имезүче әниләрнен сөтен арттырырга булыша.

Сидек тотмаудан. Әлеге чир-не укроп ярдәмендә1 атнада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан — су кайнатып салыгыз да җылы җирдә (термос булса. яхшырак) төне буе төнәтегез. Иртән ач карынга эчегез.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X