Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Вакытында күренсәң, дәвалап була

Туберкулез - төрле микробактерийлар китереп чыгаручы йогышлы авыру. Электән аны чахотка дип тә атап йөрткәннәр. Туберкулез нәрсәсе белән куркыныч? Аннан ничек сакланырга? Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнендә поликлиника фтизиатры Елена ӘХМӘТҖАНОВА белән шул турыда әңгәмә кордык. - Елена Александровна, сез - районыбызда эшли башлаган яшь табибә. Газета укучыларыбызны үзегез белән...


Туберкулез - төрле микробактерийлар китереп чыгаручы йогышлы авыру. Электән аны чахотка дип тә атап йөрткәннәр. Туберкулез нәрсәсе белән куркыныч? Аннан ничек сакланырга? Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнендә поликлиника фтизиатры Елена ӘХМӘТҖАНОВА белән шул турыда әңгәмә кордык.

- Елена Александровна, сез - районыбызда эшли башлаган яшь табибә. Газета укучыларыбызны үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.
- Мин - тумышым белән Мари иленнән, Әгерҗегә кияүгә чыктым. Белгечлегем буенча Киров медакадемиясен тәмамладым, аннан Казанда интернатурада укыдым. Биредә фтизиатр булып эшләвемә ике ел гына әле.
- Безнең районда туберкулез белән авыручылар күпме?
- Безнең кабинетта 52 кеше исәптә тора, шуларның берсе - бала. Быел 9 авыруны исәпкә куйдык. Гомумән, ел саен әлеге авыру белән 20-22 кеше исәпкә куела, шуның кадәр үк диярлек исәптән төшерелә. Авыручыларның күпчелеге - ике һәм аннан да күбрәк ел флюорография узмаучылар. Вакытында тикшеренгән булсалар, авыруны башлангыч стадиясендә үк дәвалау күпкә җиңелрәк булыр иде, югыйсә. Флюорографияне ел саен узарга кирәклеге турында һәрдаим сөйләп, аңлатып торсак та, ни кызганыч, күпләр бу чарага "бармак аша" гына карый шул һәм бик нык ялгыша.
- "Ялгыша" дигән сүзгә юкка гына басым ясамыйсыздыр...
- Әлбәттә. Әлеге дә баягы 52 кеше арасыннан 8 кеше туберкулез буенча инвалидлык алдылар. Өч авыру дөнья куйды. Дөрес, туберкулездан дәвалау курсы бик озак дәвам итә һәм бик катлаулы. Препаратларны кимендә өч ай кабул итәргә кирәк. Дәвалану курсын сабырлык белән тиешенчә узганда тулысынча савыгу ихтималы зур. Туберкулез таякчыклары, нигездә, үпкәне зарарлыйлар. Әмма сөякләр, бөер, күз, җенси органнар, умырткалыкка зыян китергән очраклар да бар. Туберкулез белән авыручының башкаларга да йоктыру куркынычы булганда без пациентларны дәваланырга Түбән Камага җибәрәбез. Авыру яшәгән урында дезинфекция чаралары уздырабыз, аның белән бәйләнештә булучыларга химиопрофилактик чаралар билгелибез.
- Авыруның беренче билгеләре нидән гыйбарәт?
- Башлангыч стадиядә кеше туберкулез йоктырганын сизмәскә дә мөмкин. Беренче билгеләре - кеше ябыга, тиз арый, хәле булмый, бик нык тирли, аппетиты югала, йөткерә башлый. Температурасы 37 градустан төшми. Әгәр үзегездә шундый билгеләр сизәсез икән, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Бу авыру иммунитетлары зәгыйфь булганнар өчен аеруча куркыныч. Шулай ук начар туклану, торак-көнкүреш шартларының начар булуы, шикәр чире, яман шеш белән авыру, ВИЧ-инфекцияле булу да туберкулезга китерергә мөмкин. Тик "бу авыру белән тормыш-көнкүреш шартлары начар яисә хроник авырулары булганнар гына авырый икән" дип уйламагыз. Күп еллар Әгерҗедә бомжлыкта йөргән мәрхүм Дамирны районда белмәгән кеше сирәктер. Халыктан бик күп жалоба булганлыктан, табиблар аны флюорография узарга мәҗбүр иттеләр. Нәтиҗәдә, Дамирда әлеге авыру юклыгы ачыкланды. Ә менә икенче бер бомжны тикшергәннән соң, аны Түбән Камага дәваланырга җибәрергә туры килде. Ул, тулы дәвалану курсы узып, савыгып кайтты. Хәзер һәр алты ай саен чиста-пөхтә киенеп, кырынып, флюорография узарга килә.
- Туберкулезга каршы иң мөһим профилактик чаралар нидән гыйбарәт?
- Иң беренчесе һәм иң әһәмиятлесе - сәламәт тормыш рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү. Язын-көзен поливитаминнар эчү, санаторийларда дәвалану да бик файдалы. Кечкенә вакытта балага БСЖ вакцинасын куйдыру бик мөһим. Мәктәп укучыларына Манту ясатуга да бик җитди карарга кирәк. Һәм әлеге дә баягы - ел саен флюорография узу. Безнең поликлиникага республика районнарында беренчеләрдән булып цифрлы флюограф урнаштырылды. Бүгенге көндә снимокларны махсус белгеч-рентгенолог "укый". Кыскасы, флюорография узу өчен Әгерҗедә бөтен шартлар тудырылган. Кирәк икән, белгечләр күчмә флюограф белән авылларга да чыгалар.
Быел диспансерлаштыру үтәргә тиешле райондашларга мөрәҗәгать итеп, "сәламәтлегегезне бушлай тикшертү мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыгыгыз" димен. Чөнки флюорография - диспансерлаштыруның мөһим өлеше. Халык моңа "табиблар өчен кирәкле" дип түгел, ә сәламәт булуыбыз өчен кирәкле чара дип карасын иде.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев