Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа полис алуны кичектермәгез

    "Поликлиникада минем элекке эш урыны буенча алган китапчык рәвешендәге полисымны искергән, диделәр. Аны яңасына кайчанрак алыштырырга кирәк?" - Иске полисларның гамәлдән чыгу вакытлары төгәл билгеләнмәүгә һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә алар кулланылышта булуга да карамастан, яңа полисны якын көннәрдә алырга тырышырга кирәк. Моның өчен иминият медицина...

    "Поликлиникада минем элекке эш урыны буенча алган китапчык рәвешендәге полисымны искергән, диделәр. Аны яңасына кайчанрак алыштырырга кирәк?"

    - Иске полисларның гамәлдән чыгу вакытлары төгәл билгеләнмәүгә һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә алар кулланылышта булуга да карамастан, яңа полисны якын көннәрдә алырга тырышырга кирәк. Моның өчен иминият медицина компаниясен сайлап алыгыз һәм анда яңа үрнәктәге полисны рәсмиләштерегез. Ул хәзер тагын да җайлырак формада - пластик карта рәвешендә бирелә башлады.

    "Яңа полисны ничек алырга була?"

    - Республика территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче иминият медицина оешмасын (алар өчәү - «АК БАРС-Мед», «Спасение» һәм «Чулпан-Мед») сайлап алырга, паспорт һәм мәҗбүри пенсия иминияте турындагы таныклык (СНИЛС) белән шуңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иминият компаниясенә граждан үзенең ышанычнамә (доверенность) нигезендә эш итүче вәкиле аша да мөрәҗәгать итә ала. Бу вакытта вәкилнең үзе белән ышанычнамәсе, шулай ук паспорты һәм мәнфәгатьләре яклана торган затның документлары булырга тиеш. Балигъ булмаган балалар өчен полисны ата-аналар ала. Бу очракта баланың документлары белән атаның яки ананың документлары да күрсәтелә.

    Гариза тапшырганда иминият медицина оешмасы гражданга вакытлыча таныклык биреп тора, полис үзе бер ай эчендә «Гознак» акционерлар җәмгыятендә ясала. Документ әзер булгач, аны шул ук иминият компаниясендә тапшыралар. Полисларны бирү пунктлары республиканың барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә урнашкан. Бу турыда тулырак www.fomsrt.ru сайтыннан яки мәҗбүри медицина иминияте контакт-үзәгенең 8-800-200-51-51 телефоны буенча белергә була.

    лектрон (пластик) полисны ничек рәсмиләштерергә була?"

    - Мондый полисны алу өчен кәгазь полис алганда бирелә торган документларны тапшырырга кирәк. Пластик полиста гражданның фотосурәте һәм шәхси имзасы куелганга күрә, аны алу өчен гариза шәхсән бирелергә тиеш.

    Полисларның формасы, аларны рәсмиләштерү турында гаризалар кабул ителә торган полислар бирү пунктлары белән (аларның барысы да махсус җиһазлар белән җиһазландырылмаган) шулай ук безнең сайтта (www.fomsrt.ru) танышырга була.

    Пластик карталарны ясау шулай ук «Гознак» акционерлар җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

    "Туганым Коми Республикасында яши, өч атнага Татарстанга килергә планлаштыра. Мөрәҗәгать иткән поликлиникада Коми полисы Татарстан Республикасында яраклы түгел, полисны монда алырга кирәк, диделәр. Бу шулаймы? Иминият компаниясен алыштырырга кирәк түгелме?"

    - Мәҗбүри медицина иминияте полисы илебезнең кайсы төбәгендә бирелүгә карамастан, Россия Федерациясенең барлык территориясендә дә гамәлдә. Мондый полис була торып, бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартсалар, медицина оешмасының баш табибына мөрәҗәгать итәргә яки ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының контакт-үзәге телефонына (8-800-200-51-51) шалтыратырга кирәк. Иминият медицина оешмасын башка төбәккә даими яшәү өчен күчеп киткән очракта гына бер ай эчендә алыштырырга кирәк.

    Сорауларга ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре җавап бирде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: