Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яман шеш – үлем карары түгел

Рак, яман шеш, "өч хәреф"... Әлеге авыруны халык арасында төрлечә атап йөртәләр. Аның белән интегүчеләр "Ходай бу авыруны дошманыма да язмасын" дип телиләр. Бу авыру турында сөйләргә яратмасак та, ул тормышыбызга көннән-көн тирәнрәк үтеп керә. Безнең районда да онкологта исәптә торучылар саны 526га җитте инде. 20 сентябрьдә илебездә яман шеш...

Рак, яман шеш, "өч хәреф"... Әлеге авыруны халык арасында төрлечә атап йөртәләр. Аның белән интегүчеләр "Ходай бу авыруны дошманыма да язмасын" дип телиләр. Бу авыру турында сөйләргә яратмасак та, ул тормышыбызга көннән-көн тирәнрәк үтеп керә. Безнең районда да онкологта исәптә торучылар саны 526га җитте инде.
20 сентябрьдә илебездә яман шеш авыруларын кисәтү декадасы старт алды. Әлеге авыруның килеп чыгу сәбәпләре нинди? Аңа каршы көрәш чаралары бармы? Шушы һәм башка сораулар белән район үзәк хастаханәнәсе табиб-онкологы Вячеслав ТУБЫЛОВка мөрәҗәгать иттек.
- Вячеслав Михайлович, әңгәмәне саннардан башлыйк әле. Россиядә яман шеш белән авыручылар саны артканнан-арта бара. Ә бездә хәлләр ничек? Яман авыру кайсы органнарда аеруча еш очрый?
- Быелның беренче январена 503 кеше исәптә тора иде, шуларның 205е - авыллардан. Узган ел 112 райондашыбыз исәпкә куелды. Агымдагы елның сигез ае эчендә генә дә 46 кешене исәпкә алдык. Ә органнарга килгәндә, яман шеш күкрәк бизе, юан һәм туры эчәклек, тире, аналык муенсасы, җен һәм ашказанында аеруча еш очрый. Шулай ук тире, үпкәдә яман шеш барлыкка килү очраклары да күп.
- Әлеге авыруның барлыкка килү сәбәпләре нинди соң?
- Моның сәбәпләре бик күп. Бу нәселдән дә килергә мөмкин. Белгечләр шулай ук яман шешнең барлыкка килүенә стресслар, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләрне кирәгенән артык куллану, физик активлык булмау, һаваның һәм экологиянең пычрануы, дөрес тукланмау, яшелчә һәм җиләк-җимешне аз күләмдә ашау һәм башка сәбәпләрне атыйлар.
- Яман шешнең беренче билгеләре нинди? Аның белән авыруыңны белеп буламы?
- Бу авыруның иң куркыныч ягы шул: аның башлангыч стадиядә бернинди билгеләре дә булмый диярлек. Шуңа аны башлану чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга була. Бу урында бер табибның сүзләрен искә төшерәсе килә: "Безнең халык шәхси машинасын даими рәвештә юып-чистартып торырга, аңа техник күзәтү, техник хезмәтне вакытында уздырырга күнеккән, ә менә үз сәламәтлеген тикшертеп торырга өйрәнмәгән". Күпме генә аңлату эшләре алып барсак та, кеше сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлеген авырый башлагач кына аңлый. Ә яман шеш үзен сиздерә башлагач инде соң була. Әгерҗе халкының үз сәламәтлегенә салкын каравын диспансеризация узудагы сүлпәнлек тә ачык күрсәтә. Югыйсә, 2013 елда нәкъ менә диспансеризация барышында 6 кешедә яман шеш булуы ачыкланды. Һәм аларның барысы да иртә, ягъни I һәм II стадияләрдә иде. Ә быел диспансеризация узучылар арасыннан 7 кешедә яман шеш булуы билгеле булды. Табиб кушканнарны үтәгән һәм даими тикшеренеп торган очракта аларның сәламәтлегенә куркыныч янамаячак. 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен диспансеризация аеруча мөһим. Хәер, бу авыруның яше юк, ул яшьләр, хәтта балалар арасында да очрый. Әйтик, бездә исәптә торучыларның да бишесе - балалар.
Диспансеризация барышында флюорография, хатын-кызлар маммография узуга, гинекологта тикшеренүгә аеруча җитди карарга тиеш. Чөнки шеш күп очракта нәкъ менә әлеге тикшеренүләр барышында ачыклана. Бу уңайдан газета укучыларыбызга бер яңалык та җиткерәсе килә: әле моңа кадәр безнең поликлиникада ир-егетләр өчен аерым смотр кабинеты һәм белгеч юк иде. Хәзер бездә дә мондый кабинет ачыла һәм анда фельдшер Рамил Журавлев эшли башлый. Ир-егетләр, бигрәк тә 40 яшьтән узганнар өчен, әлеге кабинетта тикшеренү узу бик мөһим. Бу җенси һәм сидек органнарындагы, җенси бизләрдәге, туры эчәклектәге шешләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
- Пациентта шеш барлыгы ачыкланган очракта нинди чаралар күрелә?
- Ул, иң беренче чиратта, поликлиникада исәпкә куела. Аннан Казанга йә Чаллыга онкология диспансерына юллыйбыз. Андагы табибка язылу өчен әллә кая барып йөрү кирәк түгел, электрон чиратка куябыз. Бездә исәптә торучылар беренче елны - дүрт, икенче елда - ике, аннан соңгы елларда берәр тапкыр онкодиспансерда тулы тикшеренү узарга тиеш. Ни кызганыч, кайберәүләр башта әлеге тикшеренүләрне системалы төстә узалар да, аннан соң барысы да яхшы булган очракта тынычланалар. Тик авыру йоклап ятмый бит ул. Шуңа күрә мондый тикшеренүләр узуга бик җитди карарга киңәш итәм.
- Яман шеш белән авыручыларга нинди ташламалар каралган?
- Бездә исәптә торучылар икегә бүленә: беренчеләре - федераль ташлама ияләре (болары - группадагы авырулар - авт), икенчеләре - региональ ташламалардан файдаланучылар (ташламалы дару алуга хокуклары булган авырулар - авт.). Аларның барысы да бушлай дару белән тәэмин ителә. Форсаттан файдаланып, группадагы авыруларга мөрәҗәгать итәсем килә. 1 октябрьгә кадәр сезнең алда "киләсе елда соцпакеттан файдаланыргамы әллә аны акчага алыштырыргамы" дигән сорау тора. Яман шеш авыруын дәвалау бик кыйммәткә төшә. Шуңа соцпакетны акчага алыштырганчы, җиде кат уйлагыз. Рак белән авыруны дәвалау өчен елына миллион сумнар кирәк. Акчага кызыгып, соцпакетны ай саен бирелә торган 671 сумга алыштырсагыз, бик авыр хәлдә калачаксыз.
- Рак авыруы ачыкланган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Иң мөһиме, төшенкелеккә бирелмәү. Әлеге авырудан курыкмаска, үзеңне аның белән көрәшергә күндерергә кирәк. Үз-үзеңне куркыту, төшенкелеккә бирелү авыруның тамыр җәюенә бары юл гына ача. Олы теләк булганда һәм үз алдыңа авыру каршында сынып төшмәскә дигән максат куйганда яман шеш авыруын да җиңеп булуга кагылышлы мисаллар тормышыбызда җитәрлек.
Бу көннәрдә Казанның "Корстон" комплексында БДБ һәм Ауразия илләре онколог һәм радиологларының VIII корылтае эшли. Корылтайның нәтиҗәсе буларак, киләчәктә әлеге авыру белән көрәшү чаралары тагын да камилләшер дип өметләник.

Игътибар!
45-50 яшьтән башлап даими рәвештә табибка күренеп торырга, кирәкле тикшеренүләрне узарга кирәк.
Ир-егетләргә елына бер тапкыр булса да ПСА (простата-специфический анализ)га кан анализы бирергә киңәш ителә.
Хатын-кызлар маммография узарга, аналык муенсасында рак булу-булмауны ачыклау өчен цитология анализы тапшырырга, ягъни вакытында диспансеризация узарга тиеш. Сүз уңаеннан: быелгы диспансеризация 30 ноябрьдә тәмамлана. Шуңа бушлай тикшеренүне узарга ашыгыгыз.
Һәркем елга бер тапкыр эчке органнарга ультразвук тикшеренүе, флюорография, 2-3 елга бер тапкыр гастроскопия, 3-5 елга бер тапкыр колоноскопия узарга тиешлеге хакында онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев