Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яраткан табибыбыз өчен тавыш бирик, әгерҗелеләр!

Татарстанда "Минем яраткан балалар табибым" исемле премия өчен тавыш бирү башланды. Әлеге бәйге турында тулырак сөйләвен үтенеп, без республика оештыру комитеты җитәкчесе Азат АБАШЕВка мөрәҗәгать иттек. - Азат Таһирович, "Минем яраткан балалар табибы" конкурсы Россиядә 2011 елдан бирле үткәрелеп килсә дә, республикабыз шәһәр-районнарындагы балалар табиблары әле беренче тапкыр гына катнашалар....

Татарстанда "Минем яраткан балалар табибым" исемле премия өчен тавыш бирү башланды.

Әлеге бәйге турында тулырак сөйләвен үтенеп, без республика оештыру комитеты җитәкчесе Азат АБАШЕВка мөрәҗәгать иттек.

- Азат Таһирович, "Минем яраткан балалар табибы" конкурсы Россиядә 2011 елдан бирле үткәрелеп килсә дә, республикабыз шәһәр-районнарындагы балалар табиблары әле беренче тапкыр гына катнашалар. Бу премия турында сөйләп үтсәгез иде.

- "Здрафинформ" компаниясе "Минем яраткан балалар табибы" бәйгесен алты ел үткәрә инде. Әлеге проектка Россиянең 12 шәһәре кушылды. Казан табиблары да, ел саен катнашып, саллы гына премияләр алдылар. Быел исә әлеге бәйгене Татарстан күләмендә оештырырга булдык.

Бала - һәрберебез өчен иң зур байлык һәм аның сәламәт булып үсүе өчен без йөрәгебезне дә алып бирергә әзер. Һәр гаиләнең үзенең яраткан, хөрмәт иткән балалар табибы бардыр, мөгаен. Балаң сәламәтлеге сагында торган табиб гаилә докторы кебек якын кешегә әйләнә. Балалар табибы өчен дә сезнең бала үзенеке кебек якын була. "Минем яраткан балалар табибы" бәйгесе барышында табибларга ата-аналардан, балалардан иң җылы рәхмәт сүзләре ишетү барысыннан да кадерлерәк. Ул аны тагын да канатландыра.

- Белүемчә, әлеге премия тавыш бирү нәтиҗәсе буенча бирелә. Ә тавыш бирүдә кемнәр катнаша ала?

- "Минем яраткан балалар табибы" премиясе ул, чын мәгънәсендә, халык премиясе дияр идем. Чөнки яраткан табибы өчен тавыш бирүдә һәркем катнаша ала. Моның өчен www.bestpediatr.ru сайтына кереп, авторизация узарга һәм үзегезнең яраткан балалар табибы өчен тавыш бирергә кирәк.

- Әлеге сайтта Татарстандагы барлык балалар табибы да булачакмы?

- Тавыш бирү сайтында 63 учреждениедән 2000нән артык табиб исеме куелган. Тавыш бирү 26 октябрьдән башланды һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

- Әлеге премиянең нинди булачагы да кызыксындыра инде...

- Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлыгы 34 лауреат бүләкләнәчәк. "Иң яраткан балалар табибы" исеменә лаек булучыны чит илгә юллама көтә. Ул Париж, Прага, Берлин, Амстердам, Хельсинки, Рим кебек шәһәрләрнең берсенә юлламаны үзе сайлап алачак. Икенче һәм өченче урынга лаек булучылар "Сосновый бор" санаториена юллама белән бүләкләнә. Калган лауреатларны да призлар көтә. 6 декабрьдә Казанда үтәчәк "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" Россия конгрессы кысаларында әлеге бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булачак.

- Призлы урыннарны бүлү буенча шәһәр-районнарга квота юкмы?

- Монысын да исәпкә алдык. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленәчәк:

Казан - 12, Чаллы - 5, Түбән Кама - 3, Әлмәт - 2, районнарда 12 лауреат булачак.

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне 30 ноябрьгә кадәр үз төбәгездәге балалар табиблары өчен тавыш бирергә чакырам.

Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев