Бу яңалык биш категория гражданнарга кагыла
Кайбер түләүләрне – Пенсия фонды аша
“Элек социаль яклау органнары тарафыннан бирелгән түләүләрнең кайберләре 2022 елның 1 январеннан Пенсия фондыннан түләнә башлый дип ишеткән идек. Бу яңалык кемнәргә кагыла?”
Д.ИВАНОВ.
Әлеге сорауга Россия Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә:
– Бу яңалык биш категория гражданнарга кагыла. Болар – балалары булган эшләмәүче гражданнар, радиация тәэсиренә дучар булган гражданнар, реабилитацияләнгән затлар, медицина күрсәтмәләре буенча транспорт чараларыннан файдаланучы инвалидлар (инвалид балалар), Пенсия белән тәэмин итү Россия Пенсия фонды аша башкарылучы хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары.
Мисалга, Яңа елдан балалары булган гражданнарга түбәндәге түләүләр Пенсия фонды аша билгеләнәчәк: баланы 1,5 яшькә кадәр тәрбияләү буенча эшләмәүче гражданнарга бирелүче айлык пособие, оешма юкка чыгу сәбәпле эштән киткән хатын-кызларга йөклелек һәм бала туу буенча бирелә торган пособие һәм башкалар. Тулы исемлек белән Россия Пенсия фонды сайтында таныша аласыз.
Моңа кадәр әлеге социаль ярдәм төрләреннән файдаланган очракта Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Гражданинның әлеге пособиеләргә хокукы булып та моңа кадәр файдаланмаган икән, ул чакта аңа Пенсия фондының Клиент хезмәтенә килергә кирәк.
Алдан язылу өчен телефон: 23095. РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 18:00Бакчадагы корткычлар белән вакытында көрәшегез Үзегез әзерләгән төнәтмә ярдәмгә килер12800
-
24 май 2022 - 16:28Кояш баткач идән юарга ярыймы? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кояш баткач идән юарга ярыймы дигән сорауга җавап бирде16000
-
24 май 2022 - 12:54Татарстанда яшәүче меңнән артык гаиләгә яңа түләү бирелгән Түләүләрне 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән гаиләләр алган14700
-
19 май 2022 - 08:11Әгерҗедә Пионерия көне
-
10 март 2022 - 08:29Созвездие-Йолдызлык 2022
-
24 май 2022 - 20:00Әгерҗедә Балаларны яклау көнен бәйрәм итәчәкләрКызыклы уеннар һәм конкурслар планлаштырылган9500
-
24 май 2022 - 15:59Әгерҗе делегациясе – МөслимдәАвыл халкының эшлекле активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды20200
-
25 май 2022 - 03:59Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.911501
-
22 май 2022 - 13:00Сабантуй кайчан була? Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабан туйларының датасы билгеләнде54900
-
22 май 2022 - 10:09Ландыш Нигъмәтҗанова: «Ниһаять, бу көннәр килеп җитте!» Ландышның виртуаль дуслары бертавыштан алкышлаганнар51100
-
22 май 2022 - 10:00Райондашларыбыз бәрәңгене кайчан һәм ничек утырта Туфрак җылынгач утыртсаң яхшырак50900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика