Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Исәнбайда даруханә кайчан ачыла

Сорагыз – җавап бирәбез

“Исәнбайда узган ел ахырында даруханәне икенче урынга күчерәбез дип япканнар иде, һаман ачмыйлар. Без – пенсионерлар дарусыз тора алмыйбыз. Безнең өчен даруханә бик кирәк. Үтенечебезгә ачыклык кертә алмассызмы икән?“
Бер төркем пенсионерлар.   

 Исәнбайлыларның соравына җавап алу өчен Әгерҗедәге 56нчы даруханә мөдире Вәсилә ГАБДРАХМАНОВАга мөрәҗәгать иттек. 

–    Чынлап та, Исәнбайда яңа амбулатория төзелү сәбәпле, даруханәне дә күчерергә туры килде. Ул район кулланучылар җәмгыяте кибетендә урын алды. Биредә ремонт эшләре башкарылды, хезмәткәрләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылды. 

Безнең тарафтан эшләр төгәлләнде, бары лицензия генә көтәбез. Ул булуга (без аны январь ахырына-февраль башына кайтып җитәр дип өметләнәбез) даруханә исәнбайлыларга хезмәт күрсәтә башлаячак.

Авыл халкына, бигрәк тә өлкәннәргә дарулар кирәк булса, амбулаториягә мөрәҗәгать итә алалар. Кирәкле даруларны безнең тарафтан атнага ике тапкыр әлеге учреждениегә алып килү каралган. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев