Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Кеше вафат булганнан соң иң беренче нәрсә эшләргә кирәк

Һәр кешегә тормышта якынын соңгы юлга озатырга туры килә. Мондый чакларда күпләр нәрсә эшләргә кирәклеген белмичә югалып калалар.

Иң башта нишләргә кирәк соң?  Бу сорауга ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара ГАЙФУЛЛИНА җавап бирә:

  • Иң беренче эш итеп үлем очрагын теркәргә кирәк. Бу бик тә мөһим. Чөнки үлемне теркәмичә мәетне җирләү өчен зираттан урын, күмү өчен социаль пособие алу кебек мөһим гамәлләрне башкару мөмкин түгел.

Үлемне теркәү эше ЗАГС органнары тарафыннан соңгы яшәү йә вафат булу, йә үлем турында документ биргән оешма урыннары буенча башкарыла. Закон нигезендә кешенең үлеме турында гариза аның вафатыннан йә үле гәүдәсен тапканнан соң өч көн эчендә язылырга тиеш.

Үлемне теркәү буенча сораулар туса, безнең бүлеккә 26135 телефоны буенча шалтырата аласыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев