Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Күпфункцияле үзәкләрдә яңа хезмәтләр күрсәтелә

Сорагыз–җавап бирәбез

“ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы күрсәтә торган кайбер хезмәтләргә хәзер гаризаны күпфункцияле үзәкләр аша да бирергә була дип ишеткән идек. Кайсы хезмәтләр өчен икәнлеген аңлатып язсагыз иде”. (Ф.ГАЛИУЛЛИНА. Әгерҗе шәһәре)

Әлеге сорауга күпфункцияле үзәкнең Әгерҗедәге филиалы җитәкчесе Наталья ӘХМӘТҖАНОВА җавап бирә:

–    ТРда яшәүче күпбалалы гаилә таныклыгын йә аның дубликатын, “Хезмәт ветераны” исемен бирү һәм таныклыгын алу, ТР бюджеты акчалары хисабына дәүләт ярдәме күрсәтү кебек хезмәтләргә гаризаны яшәү урыны буенча урнашкан күпфункцияле үзәкләр аша  бирү мөһим. 

Социаль ярдәм күрсәтүне сорап җан башына уртача керемнәре ТРда билгеләнгән күләмнән азрак булганнар мөрәҗәгаь итә ала. Шулай ук авыр хәлдә калган гражданнарның да гариза бирү мөмкинлеге бар. Андыйларга ТР территориясендә бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт программасына кермәгән дәвалануны түләүгә китергән  каты авыру, шул исәптән якын кешенең (җәмәгатьнең, әти-әнинең, баланың) авыруы; кыйммәтле дарулар һәм медицина әйбрләре сатып алу; зур зыян китергән янгын, су басу яки башка фаҗига; кешенең тормыш эшчәнлеген алып баруга зыян салган башка катлаулы хәлләр керә. Социаль ярдәмгә шулай ук Украина территориясен  мәҗбүри рәвештә төстә калдырып Татарстан җирлегендә яшәүче Украина гражданнары исәп тота ала. 

Гаризаны караганда аны бирү аена кадәр булган соңгы өч айдагы керемнәр буенча мәгълүмат исәпкә алына. 
Документлар арасында акчаны кая күчерергә мөмкин булганлыгы хакында да мәгълүмат булу мөһим. 

Әлеге хезмәтне күрсәтү срогы – 10 эш көне. Өстәмә тикшерү таләп ителгән очракта – 30 көннән артык түгел.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев