Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Президент әйткән көннәрдә кемнәр ял итми?

Путин указга кул куйды 

Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатендә бер атналык ял көннәрен 28 марттан дип белдерсә дә, рәсми указда яллар 30 марттан башлана дип әйтелгән.

Указда мондый юллар бар: Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максаттыннан 30 март-3 апрель көннәрен, хезмәт хакын саклап, ял көннәре дип игълан итәргә.

Указ өзлексез эшләүче оешмаларга, медицина һәм даруханәләргә, халыкны продуктлар һәм иң беренче чиратта кулланыла торган товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларга, медицина оешмаларына, гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләүчеләргә, кичектергесез ремонт эшләрен башкаручыларга кагылмый.

Массакүләм мәгълүмат чараларына карата, аларның эшчәнлеге рөхсәт ителгән хезмәткәрләр санына барып тоташачак. Анысын исә төбәк органнары хәл итәчәк.

Чыганак

Фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев