Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Рөхсәт булса, тукталыш кую проблема тудырмый

Сез сораган идегез

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының 26 ноябрь санындагы “Күңелемдәгесен әйтәм“ сәхифәсендә Сәхрә һәм Шаршады авыллары янында Әгерҗе ягына баручылар өчен бер генә тукталыш булганлыгы турында язылып, газета укучыбыз юлның каршы ягына да тукталыш куеп булмасмы икән дип сорау юллаган иде.
Аның үтенечен “Брус“ юл участогы мастеры Минсәет МӘҺӘДИЕВка җиткердек. Ул болай дип җавап бирде:

– Юлның бер ягында гына тукталыш булуы Шаршады һәм Сәхрәгә генә түгел, күп авылларга хас. Мәсәлән, Кадрәк, Кырынды авыллары янында да шундый ук күренешләр. Бу, әлбәттә, проектта шулай каралган. Әгәр тукталышның икенче якта да булуын телиләр икән, авыл җирлеге башлыгы район җитәкчелеге исеменә хат язарга тиеш. Аннан ул хат “Главтатдортранс“ учреждениесенә юллана. Рөхсәт бирелгән очракта тукталышны кую проблема тудырмаячак, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев