Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

1630 әгерҗеле йөгерү юлларына чыкты

Узган ялларда районыбызның 1630 спорт сөючесе, "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия акциясенә кушылып, йөгерү юлларына чыкты. ЙӨЗЛӘРДӘ - ЕЛМАЮ Көз хакимлек иткән "Орешник" ял паркына килгән җитәкчеләрнең, Мәдәният, эчке эшләр бүлекләре, үзәк хастаханә, мәгариф идарәсе, Таттелеком, ветеринария хезмәте, хәрби комиссариат, 27нче училище, Бима мәктәбе хезмәткәрләренең, шәһәр, Тирсә, Сарсак-Омга, Бима мәктәпләре укучыларының йөзләрендә...

Узган ялларда районыбызның 1630 спорт сөючесе, "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия акциясенә кушылып, йөгерү юлларына чыкты.

ЙӨЗЛӘРДӘ - ЕЛМАЮ

Көз хакимлек иткән "Орешник" ял паркына килгән җитәкчеләрнең, Мәдәният, эчке эшләр бүлекләре, үзәк хастаханә, мәгариф идарәсе, Таттелеком, ветеринария хезмәте, хәрби комиссариат, 27нче училище, Бима мәктәбе хезмәткәрләренең, шәһәр, Тирсә, Сарсак-Омга, Бима мәктәпләре укучыларының йөзләрендә елмаю балкый.

- Районда нинди генә спорт чарасы узсын - йөгерүме, чаңгы ярышымы - барысында да бик теләп катнашабыз. Коллективыбыз кечкенә булса да, бүген дә биш кеше йөгерү юлларына басабыз. Калганнар безгә көч биреп торачаклар, - ди хәрби комиссариат хезмәткәре Гөлнара Садыйкова.

Ике ягында мәгърур нарат агачлары үсеп утыручы асфальт юлдан җилдерүе - үзе үк рәхәт бит ул! Әнә, "марш" командасы яңгырауга, иллеләп гүзәл зат, бердәм булып, старттан кузгалып китте. Бер чакрым араны җилдән җитез булып уздылар алар. Бима мәктәбе укытучысы Ольга Матвеева финиш сызыгына беренче булып килеп җитте.

Йөз чакрым ераклыктагы Бима мәктәбеннән махсус шушы чарага команда туплап алып килгән директор Эдуард Михайлов - үзе дә райондашларга спортчы буларак яхшы таныш. Әнә, ир-егетләр өчен стартка кузгалырга сигнал бирелгәч уктай атылган 1нче гимназия укытучысы Владимир Екимовны да финишка җитәрәк узып китте Эдуард.

- Мин узган елларда беренчелекне үз кулымда тота идем, - ди Владимир.

- Ә мин гел икенче-өченче урында кала идем. Бу юлы киресенчә булды, - ди Эдуард.

Җитәкчеләр дә җитезлектә сыналдылар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев та бер чакрымны күз ачып йомганчы узды. Беренчелек - аның кулында. Җитәкче хатын-кызлар арасыннан йөгерү юлларына бары ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова һәм 27нче училищедан директор урынбасары Лилия Шункарова гына чыктылар. Ә менә ветераннарыбызга күз тимәсен!

- "Әгерҗе хәбәрләре"ннән йөгерү юлларына чакырабыз дигән хәбәрне укылдым да, Тирсәдән үк үземне сынарга килдем, - ди Ислам Җиһаншин.

56 яшьлек Ислам абый сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Көн саен иртән берәр чакрым араны скандинавия таяклары ярдәмендә кызу-кызу атлап йөргәннән соң, 8-9 чакрымны йөгереп уза. Бу көнне дә Ислам абый яшьтәшләре арасында беренчелекне алды. Ветеран хатын-кызлар арасында быел да Людмила Тукмачевага тиңнәр булмады.

УКУЧЫЛАР ДА ЙӨГЕРДЕ

Җиде мәктәптән барлыгы йөзләп укучы бер чакрым арага йөгерү буенча сыналдылар. Бер чакрым араны 3,02 минутта узган 3нче мәктәп укучысы Анастасия Красноперовага "афәрин!". Икенчедә - бары 8 секунд аерма белән 2нче мәктәптән Әдилә Фәйзуллина. 3нче мәктәптән Ангелина Матвеева - өченче урында.

Настя белән Әдилә ике ел футбол белән шөгыльләнәләр.

- Көнгә 5-6 чакрым йөгерергә туры килә. Җәйге яллардан соң күрсәткечнең түбәнрәк булуы сизелә. Әмма призлы урынга эләгү барыбер сөендерә, - диләр кызлар.

Спорт белән шөгыльләнүче егетләр дә призлы урыннарны кулдан ычкындырмадылар. Бимадан Алексей Шуматов финишка 2,28 минутта килеп җитте. Икенче-өченче урыннарда - 4нче мәктәптән Нияз Кашапов, 3нче мәктәптән Тимур Галимҗанов.

- Шулай да кызларның күрсәткече егетләрнекенә караганда яхшырак, - дип бәя бирделәр тренерлар.

Командалар буенча урыннар түбәндәгечә:

Беренчедә - 1нче гимназия,

Икенчедә - 3нче мәктәп,

Өченчедә - 4нче мәктәп.

АВЫЛЛАР ДА КУШЫЛДЫ

Узган ялларда авыл халкы да, мең төрле мәшәкатен читкә куеп, йөгерү юлларына чыкты. Кодашлылар бу акциядә тәүге тапкыр катнашты. Авыл җирлеге башлыгыннан алып башлангыч сыйныф укучыларына кадәр йөгерделәр биредә. Бима укучылары, Әгерҗедә йөгереп тагын да күбрәк энергия туплап кайтканнан соң, авылларында янә бер тапкыр үзләрен сынадылар. Эстафетада катнашканнан соң укучыларны тәмле пироглар белән сыйладылар. Красный бор, Кадрәктә дә халык "Милләтләр кроссы"нда зур активлык күрсәтте.

Җиңүчеләр:

Җитәкчеләр:

Руслан Вәлиев - шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,

Илшат Гайнетдинов - спорт бүлеге җитәкчесе,

Руслан Иванов - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Хезмәткәрләр:

Эдуард Михайлов - Бима мәктәбе директоры,

Ольга Матвеева - Бима мәктәбе укытучысы.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев