Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Абсолют батыр алышынды

"Нәүрүз", "Агро-Престиж", "Агро-Кама" ширкәтләре районда өченче тапкыр көрәш турниры уздырды. Аның быелгысы "Ак Барс" холдинг компаниясе оешуга 15 ел тулуга багышланды. Ямурзалылар да көрәшкә кушылды Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлтелгән әлеге зур компаниянең безнең районга инвестор булып килүенә дә 8 елдан артык вакыт узып киткән. Аның районыбыздагы җитәкчесе, бик күп...

"Нәүрүз", "Агро-Престиж", "Агро-Кама" ширкәтләре районда өченче тапкыр көрәш турниры уздырды. Аның быелгысы "Ак Барс" холдинг компаниясе оешуга 15 ел тулуга багышланды.

Ямурзалылар да көрәшкә кушылды
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлтелгән әлеге зур компаниянең безнең районга инвестор булып килүенә дә 8 елдан артык вакыт узып киткән. Аның районыбыздагы җитәкчесе, бик күп танылган көрәшчеләр биргән Теләче районы егете, районыбыздагы милли татар-башкорт көрәш федерациясе рәисе Илгиз Салихов үзе дә әлеге спорт төренә битараф түгел. Ул көрәшчеләр башка төбәккә ярышка барганда һәрвакыт иганәчелек ярдәме күрсәтә, җиңеп кайтсалар премияләр биреп сөендерә, тренерларның да хезмәтен бәяли белә. Әлеге ширкәтләр призына зурлар һәм балалар арасында көрәш бәйгесе уздыру да матур традициягә әйләнде. Чынлап та, татарның йөзек кашы булган көрәшне соңгы елларда районда үстерүдә Илгиз Хәйдәр улының хезмәте бик зур. Быелгы бәйгегә дә призлар саллы булачак дип көрәшчеләрне алдан ук ымсындырып куйганнар иде. Әнә, пьедесталга күтәрелүчеләргә - 1-3 мең, абсолют батырга - 5 мең, җиңүче командага тәкә һәм 3 мең сум акчалата бүләк, медальләр әзерләнеп тә куелган. Көрәшчеләр дә төшеп калганнардан түгел. Исәнбайның иң асыл егетләре дә биредә, элек-электән мәйдан тоткан көрәшчеләре белән данлыклы булган Көчек, Кырынды авылларыннан да яшьләр бил алышырга килгәннәр. Әгерҗе, Тирсә, Тәбәрле, Кадыбаштан да көрәшчеләр җиңү өчен тырышачакларын белдерделәр. Эшмәкәр Сәхиповлар узган ел Ямурзада көрәш секциясе оештырып җибәргәннәр иде. Бу бәйгегә алар да аерым команда булып килгәннәр.
- Мәктәп укучылары да, авыл яшьләре дә көрәшкә бик теләп йөриләр. Әле үземнең дә келәмгә 10 ел басканым юк иде. Егетләрдән кызыгып янә көрәш белән шөгыльләнә башладым. Бәйгедә дә үземне сынаячакмын, - диде Дамир Сәхипов. Алдан ук шуны әйтеп куябыз: Дамир бу бәйгедә икенче урын алды.
Ә менә шушы авылдан 8 сыйныф укучысы Самат Хикмәтуллин абыйларына көч биреп кенә торды. Чөнки бәйгегә 60 килога кадәргеләр кертелмәде.
- Мин көрәшчеләргә көч биреп торачакмын һәм аларга карап әлеге спорт төренең серләренә төшенәчәкмен, - диде ул.

Әгерҗе - алтын урталыкта
Соңгы елларда районыбыз көрәшчеләре дә башка төбәкләрдән медальләр яулап кайта башладылар. Күптән түгел Исәнбайдан Әлмир Шәрәфиевның "Татарстан яшьләре" газетасы призына узган бәйгедә - өченче, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Диловар Наимов һәм Хуршет Кенджаевның Красноуфимскидан өченче һәм дүртенче урын алганнары өчен сөендек.
- Узган еллар белән чагыштырганда районыгыз көрәшчеләре остара бара. Әзерлекләре дә яхшы, келәмдә үзләрен ышанычлы тоталар. Быелгы бәйгеләрдә республикадан 68 команда катнашты. Ә Әгерҗе командасы хәзер - 26нчы урында. Узган елга караганда алар 3 баскычка югарырак күтәрелделәр, - дип анализ ясады республика көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. Ул, Илгиз Салихов һәм тренер Альфред Сабирҗановка татар көрәшен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, федерация президиумы рәисе Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын һәм исемле сәгать бүләк итте. "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Артур Арсланов, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та көрәшчеләргә уңышлар теләделәр.

Келәмдә көрәш кызды
8 үлчәү категориясендә 8 командадан 50гә якын көрәшче абсолют батыр исемен алу өчен бил алышты. 60 килодан авыррак үлчәү авырлыгында көрәшкән Тәбәрледән Илвир Гыймазов Исәнбайдан Айнур Галимуллинга соңгы секундларда гына биреште.
- Айнурның тәҗрибәсе дә, яше дә зуррак. 3 сыйныфтан бирле көрәшеп күп бәйгеләрдә үз үлчәвемдә җиңүче булсам да, бу юлы бәхет елмаймады. Әмма төшенкелеккә бирелмим, - диде Илвир. Җанатарлар арасында кайчандыр мәйдан тоткан, хәзер үзләре уллары Руслан һәм Сирень өчен көч бирергә килгән Яңавылдан Рафис Муллахмәтов, Көчектән Ринат Галләмов та бар иде.
- Улым Руслан келәмгә чыккач йөрәкнең ничек типкәнен белсәгез иде... Эх, мин булсам көндәшемне менә болайрак салыр идем дип тә уйладым,- диде Рафис абый. Әмма улы да сынатмады. Руслан 100 килога кадәр үлчәү авырлыгында икенче урын алды. Сирень дә әтисенең йөзенә кызыллык китермәде. Ул да - икенче урында.
- Шунысы гаҗәп: без мәйдан тоткан вакытларда Исәнбайдан бер генә көрәшче дә булмый иде. Ә хәзер бу авыл яшьләре - гел беренчелектә. Аларга карап сокланам, бу авылда көрәшкә әһәмият зур булуына сөенәм, - диде Ринат абый да.
Чынлап та, исәнбайлылар Айнур Галимуллин, Әлмир Шәрәфиев, Рузил Гобәйдуллин, Ранис Хәбиров үз үлчәүләрендә беренчелекне яуладылар. Ямурзалыларга да "Афәрин!" диясе килә. Бу команда өчен бил алышкан Илнур Шиабетдинов, Илнур Исмәгыйлев, Илшат Каеров та пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр.
Ә менә абсолют батыр өчен бәйге аеруча мавыктыргыч булды. Узган ел "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы призына бәйгедә 130 килолы егетне җиңгән Әлмир Шәрәфиев беренчелекне яулармы, әллә физкультура техникумын тәмамлап, хәзер Түбән Камада көрәш секциясенә йөрүче, әлеге команда составында бәйгеләрдә катнашучы Салагыш егете Илнур Хәбибуллинмы? Соңгы секундларга кадәр кемнең чемпион каласын берәү дә төгәл генә әйталмады. Әмма Әлмир бу юлы күпкә тәҗрибәлерәк спортчыга биреште. Шулай итеп, бәйгенең абсолоют батыры булып Илнур ХӘБИБУЛЛИН калды. Призлы урын яулаучыларга һәм төрле номинацияләрдә җиңгән Көчектән Павел Матвеев, Әгерҗедән Артур Репин, Исәнбайдан Әлмир Шәрәфиевка призларны Илгиз Салихов һәм Равил Хәйруллин тапшырдылар. Командалар арасында исәнбайлыларга тиңнәр булмады. Алар 40нчы тапкыр чемпион исемен яуладылар. II-III урыннарны Ямурза һәм Көчек командалары бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев