Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Агрофирма командасына тиңнәр юк

Тугыз ел "Имәнлек" ял зонасында хезмәт коллективлары арасында узучы туристик слет быел да спорт яратучы сигез команданы җыйды. Биш тапкыр район үзәк хастаханәсе, берәр тапкыр газ-эксплуатация хезмәте, район эчке эшләр бүлеге җиңү яулаган слетта менә инде ике ел рәттән "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы командасы беренчелекне үз кулында тота. Спорт "Имәнлек"кә җыйды...

Тугыз ел "Имәнлек" ял зонасында хезмәт коллективлары арасында узучы туристик слет быел да спорт яратучы сигез команданы җыйды. Биш тапкыр район үзәк хастаханәсе, берәр тапкыр газ-эксплуатация хезмәте, район эчке эшләр бүлеге җиңү яулаган слетта менә инде ике ел рәттән "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы командасы беренчелекне үз кулында тота.

Спорт "Имәнлек"кә җыйды
"Спортта мин җиңелергә яратмыйм. Һәрчак беренчелеккә омтылам. Димәк, туристик слетта да командабызны алга чыгару өчен җан-фәрманга тырышачакбыз. Беренчелек "Ак Барс - Әгерҗе" кулында булырга тиеш!" - дип бәйге башланганчы ук һәркемне ярышларга дәртләндереп торган "Пеләмеш" бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Михайловның сүзләре хак булды. Дөрес, быел слетта катнашкан район Советы һәм башкарма комитеты аппаратлары, агрофирма, үзәк хастаханә, мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия, 27нче училище, прокуратура, район электр челтәре, Пенсия фонды идарәсе коллективлары арасында иң көчлеләрне башта әллә ни аерып та булмады. Барысы да осталар, җитезләр, ярышларда да сынатмыйлар. Әле берсе, әле икенчесе беренчелеккә чыга. Әнә, Универсиадага багышланган сәламләүдә үк Пенсия фонды идарәсе кызлары чегән биюе башкарып шаккатырсалар, 27нче училище хезмәткәрләре Африка негрлары булып чыгыш ясадылар.
Слетта иң авыр ярыш ул каршылыклар буенча эстафета узудыр, мөгаен. Нарат, чикләвек агачлары арасында төрле биремнәрне үтәп, финишка санаулы минутлар эчендә килеп җитү өчен команданың бердәмлеге дә, җитез булуы да бик кирәк. Эстафетада командалар беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча да белемнәрен күрсәттеләр, турникта да күтәрелделәр, бүрәнә өстеннән дә йөрделәр. Озынлыкка сикерүдә һәр командадан бишәр кеше катнашты. 11,40 метрга сикереп, 27 училище - I, мәгариф идарәсе - II, агрофирма III урынны алдылар. 24 килолы герне ыргытырга бер-бер артлы баһадир ир-егетләр чыга торды. Узган ел да бу төр ярышта беренчелекне яулаган агрофирма хезмәткәре Альберт Әгълиуллинга быел да тиңнәр булмады. Ул герне 5.16 метрга ыргытып шаккатырды. Быел беренче тапкыр гына катнашкан прокуратура хезмәткәрләре дә сынатырга теләмәделәр, ярышларда дәртләнеп катнаштылар.
Слетның иң матур, иң кызыклы бәйгесе ул - гаилә эстафетасыдыр, мөгаен. Бу төр ярышта гаиләләр елның-елында бик теләп катнашалар. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Җиңү яулаган гаиләгә бүләкнең дә саллысы эләгә бит. Әнә, балалар да, әти-әниләр дә сынатырга теләмиләр, каршылыкларны кимчелекләрсез үтәргә тырышалар. Җиңүчеләр агрофирмадан Виолета-Елена-Алексей Ишимовлар, 27нче училищедан Азамат-Лилия-Рамил Шункаровлар, Адель-Ландыш-Равил Бадахшиннар район башлыгы Валерий Макаров кулыннан 3, 2, 1 мең сумлык сертификатлар алдылар. Мәгариф идарәсе командасының иң яшь катнашучысы 3 яшьлек МарсельЧирков та махсус бүләккә лаек булды.

Кунакларга якты йөз
Район җитәкчесе Валерий Макаров, спорт ветераннары Радик Кулышев, Маннур Исхаков, Радик Закиров, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов җитәкчелегендәге комиссия һәр команданың "өендә" кунак булдылар. Ә безнең халык кунакларны каршылый белә ул. Ипи-тоз, чәкчәк, җыр-биюләр белән каршы алган йортта ничек кунак булмыйсың инде. Әнә, агрофирма хезмәткәрләре яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән нинди генә эшләнмәләр ясамаганнар. Барысы да бик матур! Көзге байлык-муллык чорында уздырылган слетка алар аерым бер ямь өстәп торалар. Ә чәйләре... 10 төргә якын витаминлы чәй тәкъдим иттеләр командалар кунакларга. Кош теле, коймак, чәкчәк, хуш исле бал белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчүе нинди рәхәт! Мәгариф идарәсенең гыйльми советы тәкъдим иткән Математика елы уңаеннан чәкчәк, молекула конфетлар, хәреф-сушкилардан да авыз итми мөмкин түгел иде. Пенсия фонды идарәсе кызлары да кунакларны чегән җырлары белән бик үзенчәлекле каршы алдылар. Таборда җигелгән атка балалар белән бергә аю да утырган, бер читтәрәк хуҗа барон да кул астындагыларга эшлекле күрсәтмәләр бирә. Ә чегән хатыннары гитарага кушылып җыр сузалар. Ә училищедан аш-су остасы Алсу Шаһалиеваның "Негр елмаюы" торты, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев пешергән үзбәк басмасы да телне йотарлык тәмле иде.
"Мин сезнең осталыгыгызга сокландым. Табигать шартларында да шундый матур табыннар әзерләгәнсез. Фантазиягез гаять бай. Барыгыз да ачык йөзле. Рәхмәт сезгә!" - диде Валерий Макаров кунак йортларын йөреп чыккач.

Иң осталар - җиңүче
Ярышлар кичкә кадәр дәвам итте. Иң күңелле уеннар волейбол, футбол, аркан тартыш төгәлләнгәч, командалар "Имәнлек" сәхнәсенә җыр бәйгесенә җыелдылар. Бераз алҗыганнан соң баян, гитарага кушылып башкарган җырлар күңелләргә ял өстәде.
Быелгы туристик слетта "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасының "Нәүрүз" командасы - беренче, 27нче училищеның "Тумба-юмба"сы - икенче, мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән бухгалтериянең "Белем планетасы" өченче урын яуладылар. Район башлыгы Валерий Макаров, аларны чын күңелдән котлап, сертификатлар тапшырды. Агрофирма хезмәткәрләре 5 мең сумлык әлеге сертификатны "Наз" приютында тәрбияләнүче балаларга тапшырачакларын әйттеләр. Ә Кубок үзләренә истәлеккә калды.
Киләсе елның алтын көзендә туристик слетның 10 еллык юбилеен билгеләп узачакбыз. Анда катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев