Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Алар Әгерҗене таныта

Әгерҗе Сабан туе сәхнәсендә спортчыларны хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Быелгы милли бәйрәмдә район башлыгы Валерий Макаров спорт күгендә балкучы егет-кызларны тәбрикләп: - Сез - республика күләмендә генә түгел, Россия, Европа күләмендә зур уңышларга ирешкән каты куллы егет-кызларыбыз. Без сезнең җиңүләргә чын күңелдән сөенәбез, - дип Әгерҗедән кул көрәше буенча Россия...

Әгерҗе Сабан туе сәхнәсендә спортчыларны хөрмәтләү матур традициягә әйләнде.
Быелгы милли бәйрәмдә район башлыгы Валерий Макаров спорт күгендә балкучы егет-кызларны тәбрикләп:
- Сез - республика күләмендә генә түгел, Россия, Европа күләмендә зур уңышларга ирешкән каты куллы егет-кызларыбыз. Без сезнең җиңүләргә чын күңелдән сөенәбез, - дип Әгерҗедән кул көрәше буенча Россия чемпионы Денис Әнвәров, Россия чемпионаты призеры Эльвира Ямалетдинова, Дөнья чемпионаты призеры Жирайр Габриелянга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Быел шәһәрдә район башлыгы Кубогына шахмат буенча бәйге узган иде. Сәхнә түрендә шахматчылар да хөрмәтләнде. Әлеге зур бәйгедә икенче урын алган Әгерҗедән Рөстәм Мөхетдиновка истәлекле бүләк, ә абсолют җиңү яулаган Валерий Мухачевка Кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев