Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Аларны көрәш берләштерә

Әле күптән түгел генә районда үсеп килүче буын арасында милли көрәшне күтәрергә кирәк дигән бурыч куелган иде. Ә 2нче мәктәп базасында балалар һәм яшүсмерләр арасында узган бәйгедә булганнан соң, без шәһәр укучыларының да көрәш белән чын күңелдән шөгыльләнүләрен күрдек. Әгерҗе яшүсмерләре бу спорт төре белән остазлары Илнур Шиабетдинов һәм Рамил...

Әле күптән түгел генә районда үсеп килүче буын арасында милли көрәшне күтәрергә кирәк дигән бурыч куелган иде. Ә 2нче мәктәп базасында балалар һәм яшүсмерләр арасында узган бәйгедә булганнан соң, без шәһәр укучыларының да көрәш белән чын күңелдән шөгыльләнүләрен күрдек.
Әгерҗе яшүсмерләре бу спорт төре белән остазлары Илнур Шиабетдинов һәм Рамил Шәрәфетдинов кул астында янгын сүндерү частенда һәм 2нче мәктәп базасында шөгыльләнәләр. Бу уку елында яшь көрәшчеләр Алабуга, Чаллыда узган бәйгеләрдә катнашканнар. Һәм менә алар Әгерҗе беренчелегенә узучы көрәш бәйгесендә янә очраштылар.
Келәмгә чыгучыларны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамил Ясәвиев, район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Гомәр Шакиров, милли көрәш буенча район федерациясе директоры, баш хөкемдар Альфред Сабирҗанов сәламләделәр. "Шәһәр мәктәпләре укучылары арасында көрәш белән мавыгучыларның күплеген күреп күңел сөенде. Бәйгедә 27 училище, 1 гимназия, 2 мәктәп укучылары гына катнашса да, алдагыларында без калган шәһәр мәктәпләреннән дә көрәшчеләрне күрербез дип өметләнәбез", - диде Альфред Муллаянович. "Мин үзем дә кайчандыр сезнең кебек көрәш белән мавыга идем. Еллар узгач кына аңладым: иң мөһиме җиңүгә омтылырга, көндәлек рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Шул вакытта гына бәхет елмаячак", - диде яшь көрәшчеләргә уңышлар теләп, бәйгенең иганәчесе, эшмәкәр Рәшид Гөлданаев.
Бәйгедә төрле яшьтәге балалар үзләрен сынадылар. Иң кечкенә катнашучыга нибары 6 яшь иде. 6нчы балалар бакчасына йөрүче Мәүлид Кенджаев инде икенче елын көрәш серләренә өйрәнә. "Әтием Сәет янгын сүндерүче булып эшли. Мин дә үскәч аның кебек булырга телим. Ә моның өчен бик көчле булырга кирәк. Шуңа күрә мин яшьтән үк спорт белән шөгыльләнәм, бигрәк тә көрәшне яратам", - диде Мәүлид.
Келәмгә чыгучылар арасында берничә спорт төре белән дус булучылар да шактый иде. Мәсәлән, гимназиянең 7 сыйныфында укучы Ильяс Колбасов - әле хоккейчы да. "Миңа бу ике спорт төре дә бик ошый. Хоккей реакцияне үстерергә ярдәм итсә, көрәш мускулларны ныгыта", - ди Ильяс. Бу егет үз үлчәү категориясендә беренчелекне яулады.
Яшь көрәшчеләр арасында бертуганнар да бар. Әнә, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган игезәкләр Линар һәм Илнур Ахуновлар. Алар өчен көч бирергә килгән әтиләре Әлфис малайлары өчен җан атып утырды. Бу юлы Линар туганы Илнурны җиңде. Күп бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган, бу көнне ярыш флагын күтәрү хокукына лаек булган Диловар Наимов та энесе Мехробны көрәш түгәрәгенә йөрергә күндергән. Әгерҗе беренчелегенә узган әлеге ярышта абсолют батыр булып калган Илнур Галимәрданов та энесе Илмирның көрәш белән шөгыльләнүенә сөенеп туялмый. Аларның бер-берсе өчен ничек көч биреп торганнарын күрсәгез иде!

Бәйге 10 үлчәү категориясендә узды. Аларда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Мөхәммәд Кенджаев, Альберт Краснов, Рияз Халиуллин, Ильяс Колбасов, Гарник Ханумян, Диловар Наимов, Артур Репин, Илнур Галимәрданов, Көчектән Альфред Сабирҗанов шәкерте Илсур Габидуллин һәм 27 училищедан Рәзил Минхуҗев җиңүчеләр булдылар. Бәйгедә катнашучыларга эшмәкәр Рәшид һәм Җәүдәт Гөлданаевлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт, миили кљрђш,