Алия – чемпион
1нче гимназиянең 1 сыйныф укучысы Алия ГӨЛДАНАЕВА үзенә һәм газиз әнисенә 8 Март бәйрәме алдыннан зур бүләк ясады. Балалар бакчасына йөргәндә үк Алиянең шахматка сәләтен күреп алган тренеры Әюп Хәкимов аның белән тагын да ныграк шөгыльләнә башлый. Секциядә иптәшләре белән ярыша-ярыша шахмат уйнавы, өйдә дә якыннарына тынгылык бирмәве кызга район...
1нче гимназиянең 1 сыйныф укучысы Алия ГӨЛДАНАЕВА үзенә һәм газиз әнисенә 8 Март бәйрәме алдыннан зур бүләк ясады.
Балалар бакчасына йөргәндә үк Алиянең шахматка сәләтен күреп алган тренеры Әюп Хәкимов аның белән тагын да ныграк шөгыльләнә башлый. Секциядә иптәшләре белән ярыша-ярыша шахмат уйнавы, өйдә дә якыннарына тынгылык бирмәве кызга район бәйгеләрендә җиңү алып килә. Узган ел Татарстан беренчелегенә узган бәйгене тамаша кылырга барган Алия дә яшьтәшләренең ничек оста итеп шахмат уйнауларын күзәтеп кайта һәм үзенә тагын да ныграк әзерләнергә кирәк дигән максат куя. Быел республика күләмендәге әлеге зур ярышта Алиягә дә катнашу бәхете елмая һәм ул авыл районнары арасында беренчелекне яулый. Ә бөтен республика буенча ул дүртенче урынга лаек була. Котлыйбыз!
Шулай ук әлеге бәйгедә Алиянең яшьтәшләре Шамил Фәтхетдинов, Ярослав Федоров та 64 катнашучы арасында уңышлы чыгыш ясыйлар.
- Шәкертләрем беренче тапкыр шундый зур бәйгедә катнаштылар һәм сынатмадылар. Мин алар белән чын күңелдән горурланам, - ди тренер Әюп Хәкимов нәни балаларга уңышлар теләп.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 18:00Яшелчәләргә тозлы су сибегез Уңыш мул булсын, дисәгез, бу эшне вакытында башкарырга кирәк13000
-
28 июнь 2022 - 15:49Көчле җил берничә агачны аударган, бер агач машина өстенә төшкән Бәла-каза нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде15800
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
28 июнь 2022 - 15:16Яганда татар милли бәйрәме Сабантуй гөрләячәкКүрше районнар моны 10 ел көтте17700
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдыларТуганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды28500
-
29 июнь 2022 - 04:29Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.922501
-
26 июнь 2022 - 07:45“Сарсак-Омга“ хуҗалыгы баш ветеринары Ләйсирә АБДУЛЛИНА малларның “телен“ дә аңлый (ВИДЕО) "Хыялым – күп итеп атлар асрау.."56400
-
26 июнь 2022 - 10:00Әгерҗедә “Ачык балалар коляскасы“ дип исемләнгән бәйрәм узды Җиңүче исеменә Әгерҗедән Алинә Әхкәмова лаек дип табылды48400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика