Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Алтын көз“дә вагончылар җиңде

"Алтын көз", "Салкын кыш", "Умырзая", "Эссе җәй"... Һәр ел фасылына туры китереп Әгерҗедә футбол сөючеләр өчен хәзер әнә шул исемдәге турнирлар уздырылачак. Күптәнге хыял иде Аны оештыручыларның берсе - "МСО-Әгерҗе" ширкәте җитәкчесе, шәһәрдә танылган футболчы, хоккейчы, күп еллар "Ветераннар" командасында уйнаучы Ринат Араслановның мондый турнир уздыру күптәнге хыялы була. -...

"Алтын көз", "Салкын кыш", "Умырзая", "Эссе җәй"... Һәр ел фасылына туры китереп Әгерҗедә футбол сөючеләр өчен хәзер әнә шул исемдәге турнирлар уздырылачак.

Күптәнге хыял иде
Аны оештыручыларның берсе - "МСО-Әгерҗе" ширкәте җитәкчесе, шәһәрдә танылган футболчы, хоккейчы, күп еллар "Ветераннар" командасында уйнаучы Ринат Араслановның мондый турнир уздыру күптәнге хыялы була.
- 90нчы елларда Әгерҗедә әнә шулай һәр ел фасылында берәр футбол турниры оештырыла иде. Безнең спорт белән ныклап шөгыльләнгән чаклар. Бу ярышларны ныклы әзерлек белән сагынып көтеп ала идек. Ул чагында 6-7 команда футбол кырында җиңү өчен җан атты. Күбесе тимер юл оешмаларында эшләүчеләр иде, - дип искә ала яшьрәк чакларын Ринат.
Әгерҗенең танылган футболчысы, локомотив депосының "ТЧ-15" командасы өчен уйнаучы Артем Рыков белән уйлашалар да әлеге турнирны яңартырга уйлыйлар. Ут күршеләребез Кече Пурга спортчыларыннан үрнәк алып футболчыларга олы казаннарда ботка пешерәләр, чәй кайнаталар. Уйнап арганнан соң, тәм-томнар белән сыйлану - үзе бер рәхәтлек бит ул.

Барысы да - көчлеләр
Стадионда иртәдән үк спортчылар мәш киләләр иде. Сигез команда арасында бу юлы күбесе тимерьюлчылар булса да, Кадрәк һәм Сарсак-Омга футболчылары да күренде. Кадрәк егетләре үзләре дә бу турнирга килүләренә шат.
- Безнең Кадрәккә килеп чыгыгыз әле бер, анда олысы-кечесе туп тибә. Егетләрнең күбесе - студентлар. Алар ялларны көтеп алалар. Авылыбыздагы футбол мәйданчыгы җыя безне. Ә бу спортка мәхәббәтне тренер Сергей Ишпаев тәрбияләде. Аның улы Владимир - командада иң яхшы уенчы, - ди Иван Исаев.
- Ә бездә кызлар да футболны егетләрдән ким уйнамый. Мәктәп укучылары көн саен туп тибәләр. Әмма шунысы бар: футбол мәйданчыгын яңартасы иде. Тупларны үз акчабызга да алырга риза, - ди Виктор Петаев аңа кушылып.
Ә бу турнир турында Артур Асылбаевка Сарсак-Омгадагы дусты Ринат Зарифуллин әйткән.
- Киңәшләштек тә килергә булдык. Башкалар белән дә уйныйсы килә бит. Үз казаныңда гына кайнап ятып әллә ни уңышка ирешеп булмый, - ди Данил Ишкатов.
Авыл егетләренең уенда сынатасы килмәгәне күренеп тора.
- Призлы урынга ничек тә эләгәсе иде инде, - дип Кадрәк спортчылары локомотив депосы футболчылары белән беренче уенга чыктылар.
...Кырда уен кызганнан-кыза. "Водоканал" ширкәте белән "Станция-ветераннар" командасы арасында барган уен бигрәк тә мавыктыргыч булды. Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге җанатарлар плакатлар белән чыкканнар. "Водоканал", алга!" дип кычкырып командаларына көч биреп торалар. Ә менә эксплуатацион вагон депосының "ВЧД" командасына җитәкчеләре Николай Морилов көч биреп кенә калмады, уйнарга үзе дә чыкты. Район башлыгы Кубогына уздырылган турнирда икенче урынга чыккан тимерьючыларның бу юлы тагын да ныграк әзерләнгәннәре күренеп тора. Егетләр бер генә командага да баш бирмиләр.
"Водоканал", локомотив депосының "ТЧ-15", "Сарсак-Омга", вагон депосының "ВЧД", ведомстводан тыш сак хезмәте "ВДХ", "ПЧ-15", "Станция-ветераннар", "Кадрәк" командалары финалга чыгу өчен бар көчләрен куйдылар. Әмма уен ахырында кырда бары ике команда гына калды. Вагон депосы һәм ведомстводан тыш сак хезмәте беренче урын өчен уйнадылар. Әмма ике периодта да көндәшләр бер-берсенең капкасына туп кертә алмадылар. Җиңүчене бары пенальти гына хәл итте. Вагон депосының иң яхшы уенчысы Илназ Гәрәев үз командасына җиңү китерде. Аның өчен җан аткан әтисе Марат бу минутларда улы өчен зур горурлык хисе кичергәндер.
Әлеге турнир турында язганда "Станция-ветераннар" командасында уйнаган Алексей Колчин, Ринат Арасланов, Илнур Галимҗанов, Юрий Маркачев, Павел Капитонов турында да әйтми мөмкин түгел. Алар - үз командаларына күп тапкырлар җиңү китергән спортчылар. Бу юлы да Әгерҗе станциясе футболчылары белән уйнаган ветераннар команданың өченче урынга чыгуына бик зур өлеш керттеләр.
Шулай итеп, "Алтын көз" турнирының җиңүчеләре булып вагон депосы спортчылары калды.
- Киләсе уенны кышын уздырырга планлаштырабыз. Спортчыларны кышның салкыннары да, ачы бураннары да куркытмаска тиеш. Ул ярышта әле тагын да күбрәк командалар катнашыр дип өметләнәбез. Ә бу турнирны уздыру өчен иганәчелек ярдәме күрсәткән тимер юл оешмаларының профсоюз комитетларына зур рәхмәт белдерәм, - ди Ринат Арасланов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев