Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Армия кул сугышы белән шөгыльләнүчеләр “имтихан“ тапшырдылар

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә армия кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче 40 яшүсмер кышкы каникул көннәрендә "имтихан" тапшырдылар. Чаллыдан килгән педагогия фәннәре кандидаты, беренче категорияле тренер, 35тән артык фәнни-укыту методик эшләнмәләр авторы Александр Глазистов Әгерҗе яшүсмерләренең кул сугышы буенча осталыкларын тикшерде. Рөстәм Майоров шәкертләре якын дистанциядән сугу, сугудан саклану техникалары, акробатик күнегүләр, саклану...

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә армия кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче 40 яшүсмер кышкы каникул көннәрендә "имтихан" тапшырдылар. Чаллыдан килгән педагогия фәннәре кандидаты, беренче категорияле тренер, 35тән артык фәнни-укыту методик эшләнмәләр авторы Александр Глазистов Әгерҗе яшүсмерләренең кул сугышы буенча осталыкларын тикшерде. Рөстәм Майоров шәкертләре якын дистанциядән сугу, сугудан саклану техникалары, акробатик күнегүләр, саклану күнекмәләре һәм башка төрләр буенча сынау уздылар.
    - Александр Валерьевич шәкертләремне тикшерергә өч ай саен киләчәк, алар өчен файдалы семинарлар уздырачак, - диде Рөстәм Майоров.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: