Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Артем – Россия чемпионы

Мәскәү астындагы Дмитров шәһәрендә 2000 елгы яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә хоккей уеннарының финалы узды. Әлеге ярышта Казанның "Ак Барс" хоккей клубы чемпион исемен яулады. Шунысы аеруча сөенечле: "Ак Барс" командасы составында Әгерҗе "Спутник" командасында тренерлар Әсгать Гарифуллин һәм Алексей Яковлев кул астында алты ел шөгыльләнгән, хәзер Әлмәтнең "Нефтяник" клубында уйнаучы...

Мәскәү астындагы Дмитров шәһәрендә 2000 елгы яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә хоккей уеннарының финалы узды. Әлеге ярышта Казанның "Ак Барс" хоккей клубы чемпион исемен яулады.
Шунысы аеруча сөенечле: "Ак Барс" командасы составында Әгерҗе "Спутник" командасында тренерлар Әсгать Гарифуллин һәм Алексей Яковлев кул астында алты ел шөгыльләнгән, хәзер Әлмәтнең "Нефтяник" клубында уйнаучы Артем СВЕТЛИШИН да бар.
- "Ак Барс" командасының Россия Чемпионы исемен яулауда шәһәрдәшебезнең дә зур өлеш кертүенә чиксез горурланабыз. Артем - "Ак Барс" командасы сакчысы. Татарстан хоккейчылары финалда Чиләбе командасын 5:2 исәбе белән тар-мар иттеләр. Артем - командалы ярышларда Әгерҗедән чемпион исемен яулаган беренче спортчы да әле, - ди горурланып спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.
Артемны һәм аның якыннарын без дә зур җиңүе белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев