Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Байтуган биатлончысы – Россия чемпионатында

Декабрь аеннан бирле телевизордан спорт сөючеләр Дөнья Кубогы, Дөнья чемпионаты кысаларында төрле илләрдә барган биатлон ярышларын карап рәхәтләнделәр. Бу көннәрдә Төмән өлкәсе Уват шәһәрендә биатлон буенча Россия чемпионаты бара. Узган якшәмбедә күпләрегез шәхси узышта танылган Ижау биатлончысы Иван Черезов артыннан ук 39нчы сан астындагы чаңгычыны искәрмәгәннәрдер дә. Ул -чаңгычылары белән...

Декабрь аеннан бирле телевизордан спорт сөючеләр Дөнья Кубогы, Дөнья чемпионаты кысаларында төрле илләрдә барган биатлон ярышларын карап рәхәтләнделәр.
Бу көннәрдә Төмән өлкәсе Уват шәһәрендә биатлон буенча Россия чемпионаты бара. Узган якшәмбедә күпләрегез шәхси узышта танылган Ижау биатлончысы Иван Черезов артыннан ук 39нчы сан астындагы чаңгычыны искәрмәгәннәрдер дә. Ул -чаңгычылары белән дан тотучы Байтуган авылында туып-үскән чаңгы һәм биатлон буенча спорт мастеры, Казанда олимпия резервы мәктәбен тәмамлаган, хәзер ИжГТУда белем алучы, Удмуртия җыелма командасы әгъзасе Евгений Шамеев иде. Аның Күләгәш мәктәбендә укыган чактагы беренче тренеры Юрий Васильев, якыннары, авылдашлары, дуслары ярыш барган мизгелләрдә телевизор экраныннан күзләрен дә алмаганнар. "Араларыбыз ерак булса да, бөтен барлыгыбыз белән Женяга көч-дәрт биреп тордык, аның белән янәшә үзебез дә ярышта катнашкандай булдык", - ди Юрий Николаевич.
Бу көнне 100дән артык биатлончы 20 километр арага узышты. Танылган спортчылардан яшьләр дә калышырга теләмәде. Ә Женя финиш сызыгына 38нче булып килде. Ярышлар тәмамланганнан соң, телефоннан тренеры белән аралашканда Женя трассада чаңгысының шумавын, шуңа күрә кәефе төшүен әйткән. Шулай да аның күрсәткече - Удмуртия Республикасы өчен узышкан башка чаңгычыларга караганда иң югарысы. Сишәмбе көн Женя "гонка преследования"да да катнашты һәм 30нчы урынны алды.
Алга таба булачак биатлон ярышларында районыбыз горурлыгы булган Евгений Шамеев әле тагын катнашачак. Шуңа күрә "Россия 2" каналыннан биатлон ярышларын калдырмыйча карап барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев