Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Балалар өлкәннәрдән калышмады

Пенсия фонды идарәсе, "Пенсионерлар союзы" берләшмәсе спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә өлкәннәр арасында шахмат бәйгесе уздырды. Узган елдан аермалы буларак, быел бәйгедә ир-атлар гына катнашты. Көн яңгырлы булу сәбәпле, авыллардан шахмат сөючеләр килә алмаганнар иде. Бәйгедә 13 яшькә кадәрге балалар да үзләрен сынадылар. Әнә, 2нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы...

Пенсия фонды идарәсе, "Пенсионерлар союзы" берләшмәсе спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә өлкәннәр арасында шахмат бәйгесе уздырды.
Узган елдан аермалы буларак, быел бәйгедә ир-атлар гына катнашты. Көн яңгырлы булу сәбәпле, авыллардан шахмат сөючеләр килә алмаганнар иде. Бәйгедә 13 яшькә кадәрге балалар да үзләрен сынадылар.
Әнә, 2нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Лиза Маркочева бу бәйгегә апасы Саша белән килгән. Әле шахмат түгәрәгенә бер ел гына йөрсә дә, Лизаның инде мактанырлык уңышлары бар. Ул, узган уку елында яшьтәшләре арасында беренчелекне яулап, III разрядка ия булган. Мәктәптә дә уку алдынгысы.
- Гел бишлегә генә укуында шахматның да йогынтысы бардыр. Әлеге уен уйлау, фикерләү сәләтен үстерә бит, - ди Саша. Лиза шахмат "авыруын" инде апасына да йоктырган. Хәзер кичләрен кызлар әтиләре белән бергә рәхәтләнеп шахмат уйныйлар икән. Лиза белән уйнаган 3нче мәктәптән Эмиль Сәрвәров шахмат түгәрәгенә өч ел йөргән. Быел исә футболны сайлаган һәм музыка мәктәбендә дә шөгыльләнә башлаган.
- Бөтен түгәрәктә дә шөгыльләнергә вакыты җитми. Әмма оныгым шахматны да бик ярата. Шуңа күрә яңадан йөртә башларга исәп, - ди Эмильнең әбисе Вера ханым.
- Өй эшләрен хәзерләгәннән соң һәр кичне әтием һәм бабам белән шахмат уйныйбыз. Аларны җиңсәм, сөенәм, - ди Эмиль.
Бу бәйгедә Лиза Эмильне җиңде. Гомумән, Лиза кызлар арасында беренчелекне яулады. Ә малайлардан ... тиңнәр булмады. II урынны Рәшит Шурманов алды. IIIдә -
Бәйгедә катнашучыларның күпчелеген тимерьюлчы ветераннар тәшкил итте. Асаф Әбсәләмов, Рамил Капилов, Рафис Усманов, Валерий Мухачев - тимер юл оешмалары арасында узучы бәйгеләрдә һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә.
- 1975 елдан бирле шушы составта уйныйбыз. Бик күп Мактау грамоталарыбыз бар. Гомумән, без шахматтан башка яши алмыйбыз. Бәйрәмнәрдә очрашсак та шахмат уйнамый таралышмыйбыз, - ди локомотив депосының ветераннар советы рәисе Асаф Әбсәләмов.
Шәһәрдә шахмат түгәрәген алып баручы тренер Әюп Хәкимов бу көнне үзен гади уйнаучы буларак сынады. Һәрвакыт үз өстендә эшләүче, балаларны әлеге уен серләренә өйрәтүче ветеран шахматчыга тиңнәр булмады. II урынны Валерий Мухачев, III урынны Асаф Әбсәләмов алды.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Зөлфия Бакасова, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырдылар.
- Нинди генә спорт чарасы уздырсак та, сез - ветераннарыбыз анда катнашып үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәсез. Бүген дә балалар сездән калышмаска теләп тырышып уйнадылар, осталыкларын күрсәттеләр. Гомумән, сезнең актив тормыш алып баруыгызга сокланабыз, - диде Илшат Гайнетдинов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев