Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Баян аганың дәвамчылары үсә

70нче елларда Әгерҗе Сабан туйларында мәйдан тоткан данлыклы көрәшче Баян Шабаев истәлегенә узган көрәш бәйгесе барганда шунысы сөендерде: авылларда гына түгел, Әгерҗедә дә шәһәр малайлары татарча көрәшне сайлыйлар. Димәк, Баян аганың дәвамчылары үсә дигән сүз бу. СӨЕНДЕК ТӘ, КӨЕНДЕК ТӘ Быелгы бәйгедә йөзгә якын мәктәп укучысы катнашкан икән, моңа ничек...

70нче елларда Әгерҗе Сабан туйларында мәйдан тоткан данлыклы көрәшче Баян Шабаев истәлегенә узган көрәш бәйгесе барганда шунысы сөендерде: авылларда гына түгел, Әгерҗедә дә шәһәр малайлары татарча көрәшне сайлыйлар. Димәк, Баян аганың дәвамчылары үсә дигән сүз бу.
СӨЕНДЕК ТӘ, КӨЕНДЕК ТӘ
Быелгы бәйгедә йөзгә якын мәктәп укучысы катнашкан икән, моңа ничек сөенмисең инде... Кадыбаш көрәшчеләренең бәйгеләргә ныклап әзерләнеп килүләре, нәтиҗәдә, пьедесталга күтәрелүләре куандыра. Бу юлы әлеге мәктәпнең ун көрәшчесе призлы урын алган икән, бу - зур уңыш. Әгерҗе яшүсмерләре дә җиңү өчен җиде кат тирләрен чыгарырга әзер. 32 килога кадәр бил алышканнар арасында, әнә, өч призлы урын да - шәһәр малайлары Мөхәммәт Кенджаев, Хәйретдин Шәмсетдинов, Эльфир Шәрәфетдиновта. Гомумән, Рамил Шәрәфетдиновның 13 көрәшчесе - призлы урында. Көчек авылыннан да яшүсмерләр "җиңәргә!" дип килгәннәр. Хәтта удмурт егетләре Владислав Карабанов һәм Павел Матвеев бәйгедә беренчелекне яуладылар. Тирсә, Исәнбай, Ямурза авыллары да үзләренең бил бирмәс егетләре белән, чын мәгънәсендә, горурлана ала. Менделеев һәм Минзәләдән килгән көрәшчеләр дә келәмдә үзләрен ышанычлы тотулары белән шаккатырдылар.
Быелгы көрәштә Тәбәрледән бары Эльвир Гыймазов һәм Илдар Конотопчикның гына катнашуы бераз борчуга салды салуын.
- Тәбәрледә көрәш секциясен яптылар бит. Ә балачактан көрәш "җене" кагылган күңел моның белән һич кенә дә килешергә теләми. Авылда һаман да көрәшкә йөрибез, шөгыльләнәбез. Бердәнбер түгәрәкнең ябылуына ничек эч пошуын аңлатырга сүзләр дә табып булмый, - ди Эльвир.
Соңгы елларда гына бу авылдан бик күп район бәйгеләре җиңүчеләре, Сабантуй батырлары үсеп чыкты. Спортны үстерик, балалар урамда тырай тибеп йөрмәсен дип чаң сукканда авыл җирендә балаларга шөгыльләнү өчен бердәнбер булган спорт секциясен япмаска иде дә бит...
МАТУР МИЗГЕЛЛӘРГӘ БАЙ БӘЙГЕ
Бу юлы, әнә, Казан кунаклары - Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фаяз һәм шәхси эшмәкәр Марат Шабаевлар көрәшчеләргә әтиләре сурәте төшерелгән медальләр, Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр бирделәр. Бертуган Шабаевлар Әгерҗегә Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Вәис Бәйрәмовны алып килгәннәр иде. Аның төрле уен коралларында уйнавы, күңелле җырлары көрәшчеләрнең кәефләрен күтәрде. Яшүсмерләр дә матур көрәш алымнары белән сөендерделәр. Әнә, Кадыбаштан Вилдан Җәлилов көндәшен өч секунд эчендә җиңде.
- Ярый әле, бездә көрәш түгәрәге ачканнар. Моннан берничә ел элек бәйгеләрдә катнашу, җиңү турында уйлый да алмый идек. Бары көрәшчеләргә карап кызыгып кына торган чакларны хәтерлим. Хәзер хәтта республика ярышларында да катнашабыз, - ди Вилдан.
Кечкенәдән милли һәм кул көрәшләре белән шөгыльләнгән Тирсәдән Рафис Мифтаховның спорт белән мавыгуы Ижауда белем алганда да ярап куйган. Ул тренажер залында тренер булып эшли.
Исәнбайның бил бирмәс егетләре Рушан Хәбиров һәм Алмаз Сундуковның берәр бәйгедән җиңүсез кайтканнары бармы икән?!
- Алмаз белән көрәш түгәрәгенә бармыйча калган көн юк. Җиңел, авыр атлетика белән дә шөгыльләнәбез. Оста көрәшче булырга теләсәң, үз өстеңдә ныклап шөгыльләнергә кирәк. Шул чакта гына җиңү килергә мөмкин, - ди Рушан.
- Әтиебез истәлегенә туган төбәгебездә өченче ел уздырылучы көрәш бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны артуга бик сөенәбез. Бу бәйге матур традициягә әйләнәчәк, - диде Фаяз Шабаев. Ул бу юлы бәйгегә улы Данны да алып килгән иде. Дан бабасы Баян агага багышлап җыр башкарган Кристина Сәедовага истәлек бүләге тапшырды.
Көрәшнең матур мизгелләре бик күп булды. 2нче мәктәп кызларының биюләре дә көрәшчеләргә дәрт өстәми калмагандыр.
Ямурзадан Самат Хикмәтуллин һәм Көчектән Гадел Сабирҗанов бәйгедә икенче ел рәттән абсолют батыр өчен бил алыштылар. Әгерҗедән якын дуслар Риналь Чигашов белән Хуршет Кенджаев та бер-берсенә бирешергә теләмәделәр. Әмма Гадел дә, Хуршет та көндәшләреннән көчлерәк булып чыктылар. Алар бертуган Шабаевлар кулыннан Кубоклар һәм акчалата приз алдылар.
Җиңүчеләр:
Әгерҗедән Мөхәммәт Кенджаев, Хәмзәали Шәрипов, Диловар Наимов, Хуршет Кенджаев, Риналь Чигашов, Кадыбаштан Инсаф Дәүләтшин, Илсаф Фәрхетдинов, Айдар Закиров, Тирсәдән Марат Закиров, Көчектән Владислав Карабанов, Павел Матвеев, Гадел Сабирҗанов, Исәнбайдан Рушан Хәбиров, Минзәләдән Камил Хуҗин, Ямурзадан Самат Хикмәтуллин.
Көчектән Гадел Сабирҗанов һәм Әгерҗедән Хуршет Кенджаев - абсолют батырлар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев