Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Бәйрәмдә – мавыктыргыч бәйге

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә районыбыз ир-егетләре өчен икеләтә бәйрәм булды. Тирсә спорт комплексында традицион узучы кышкы спартакиадага көч сынашырга килгән 250дән артык ир-егет бәйрәм котлаулары да кабул иттеләр, 5 төр бәйгедә үзләренең осталык-җитезлекләрен дә күрсәттеләр. Тирсәгә иртәнге сәгатьләрдән үк бер-бер артлы төрле авыллардан командалар җыела башлады. "Спартакиадага егетләребез...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә районыбыз ир-егетләре өчен икеләтә бәйрәм булды. Тирсә спорт комплексында традицион узучы кышкы спартакиадага көч сынашырга килгән 250дән артык ир-егет бәйрәм котлаулары да кабул иттеләр, 5 төр бәйгедә үзләренең осталык-җитезлекләрен дә күрсәттеләр.
Тирсәгә иртәнге сәгатьләрдән үк бер-бер артлы төрле авыллардан командалар җыела башлады. "Спартакиадага егетләребез бик ныклап әзерләнеп килделәр. 26 кешедән торган команда тупладык. Бер генә бәйгедән дә читтә калмаячакбыз", - диде Исәнбай авылы башлыгы Фәнил Сираев. Чынлап та, пәһлевандай ир-егетләре белән дан тоткан исәнбайлылардан бик күпләр башта ук куркып калдылар. "Әлбәттә, болар җиңәчәк инде бүген. Әмма без дә төшеп калмаячакбыз", - диделәр Кырынды спортчылары. Бәйгеләрдә көч сынашырга быел 17 команда килгән иде. Кадыбаш, Иж-Бубый, Кадрәк, Кодаш, Салагыш, Шаршады, Яңа Бәзәкә, Красный бор, Көчек, Кичкетаң, Кырынды, Иске Эсләк, Тирсә, Тәбәрле, Сарсак-Омга, Исәнбай авылы башлыклары һәр спортчыга көч биреп тордылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фәния Нуриев, ир-егетләрне бәйрәм белән котлап: "Быелгы спартакиада сезнең күңелләрдә әле озак вакыт сакланыр. Чөнки ул бәйрәм көнгә туры килде. Ватанны саклаучылар көнендә матур җиңүләр телим сезгә", - диде ул.
Аннан соң ярышларга старт бирелде. Волейбол бәйгесе иртәдән үк башланган иде. Берничә команда Тирсә мәктәбендә, икенче төркем спорт комплекста көч сынашты. Беренче уеннардан ук Сарсак-Омга командасының җиңеп чыгачагы билгеле иде. Чөнки алар барлык командаларны да беренче уеннарда ук җиңеп бардылар. Һәм җиңү дә яуладылар.
Армспортта елның-елында призлы урыннар яулаучы каты куллы егетләребезгә быел да тиңнәр булмады. Әлбәттә, районда гына түгел, республикада көндәшләренең "борыннарына чиртүче" Тирсәдән Руслан Закиров, Айрат Сәетов, Әгерҗенең яшь егетләре Илшат Ихсанов, Ленар Хәйретдинов җиңәчәгенә беркем дә шикләнмәгән иде.
Гер күтәрү ике үлчәү категориясендә узды. Аларда 20гә якын ир-егет көчен сынады. 24, 32 килолы ике герне туп кебек чөйгән спортчыларга карап күпләр соклангандыр. Ә менә Исәнбайдан 54 яшьлек Рәшит Закиров, 32 килолы ике герне 10 тапкыр күтәреп, беренчелекне яулады. Күп тапкырлар район, Удмуртия Сабан туйларында җиңү яулаган Рәшит абыйның инде олыгаеп баруына карамастан, яшьләргә бирешергә теләмәвенә "Афәрин!" дими, ни дисең.
Бу көнне "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы призларына малайлар арасында узган көрәш бәйгесе дә бик кызыклы булды. Төрле үлчәү категориясендә 100гә якын малай көч сынашты. Җиңүчеләр агрофирма директоры урынбасары Айрат Салихов кулыннан акчалата бүләкләр, грамоталар һәм медальләр алдылар. "Бәйге югары дәрәҗәдә узды. Башыннан ахырына кадәр яшь көрәшчеләрнең бил алышканын күзәттем. Бик кызык, мавыктыргыч булды. Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйм!" - диде ул.
Иң кызыклы бәйге әлбәттә, аркан тартышу булгандыр. Әнә алар, Иж-Бубый, Кырынды, Исәнбай авылының пәһлеван егетләре Илназ Закиров, Альберт Нәфыйков, Марат Әхмәтҗанов, Илназ, Марсель, Ринас Гадршиннар, Тәлгать Нәгыймов, Илфат Ямалиев, Илшат Каиров. Бәйгенең иң кызыклы өлешләре шушы өч команда арасында барачагы көн кебек ачык иде. Һәм, чынлап та, шулай булды. Инде менә ничә еллар беренчелекне яулаучы исәнбайлылар быел да сынатмадылар. Алар - беренче!
Бу ярышларга кадәр алдан чаңгы, дартс буенча да бәйгеләр узган иде. 7 төр ярыш буенча очколарны кушканнан соң спартакиадада әлегә Исәнбай командасы беренче урында бара. Аннан 4 кенә очкога Кырынды командасы калыша. III урында - Иж-Бубый. IV урынны ике команда Тирсә һәм Сарсак-Омга бүлешсә, V дә - Көчек командасы. Алда әле тагын 4 төр буенча ярышлар көтә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: