Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бәйрәмгә – бүләк

    Физкультурачылар көне уңаеннан район башлыгы Фәрит Габбасов бер төркем спортчыларны 3әр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләде. Күптән түгел Тирсә авылының иң каты куллы кыз-егетләре Айрат Сәетов, Гөлчәчәк Хәкимова һәм Руслан Закиров тренерлары Сирень Галиуллин җитәкчелегендә Чабаксарда узган XV Бөтенроссия авыл уеннарында катнашканнар иде. Үз үлчәү категорияләрендә районыбыз спортчылары республика данын...

    Физкультурачылар көне уңаеннан район башлыгы Фәрит Габбасов бер төркем спортчыларны 3әр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләде.
    Күптән түгел Тирсә авылының иң каты куллы кыз-егетләре Айрат Сәетов, Гөлчәчәк Хәкимова һәм Руслан Закиров тренерлары Сирень Галиуллин җитәкчелегендә Чабаксарда узган XV Бөтенроссия авыл уеннарында катнашканнар иде. Үз үлчәү категорияләрендә районыбыз спортчылары республика данын яклап, зур җиңү яуладылар. Руслан, беренче урын алып, Россия чемпионы исеменә лаек булды. Ә Айрат белән Гөлчәчәк көмеш медаль ияләре булдылар. Фәрит Гарифович, аларны һәм тренерларын зур җиңүләре белән котлап, әлеге сертификатларны тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: