Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Бердәнбер хоккейчы кыз

Хоккей - ир-егетләр уены дисәләр дә, Тирсә кызы Лиана ЛУКАНИНА бу спорт төрен сайлавына һич тә үкенми. Бозда аның җитезлегенә, осталыгына күз иярми. Хәтта малайларны да уздыра, диләр аның турында. Әгерҗедә Боз сарае ачылганнан бирле Лиана атнаның дүрт көнен биредә уздыра. 5 яшендә фигуралы шууга йөри башлаган кыз үз яшендәге...

Хоккей - ир-егетләр уены дисәләр дә, Тирсә кызы Лиана ЛУКАНИНА бу спорт төрен сайлавына һич тә үкенми. Бозда аның җитезлегенә, осталыгына күз иярми. Хәтта малайларны да уздыра, диләр аның турында.
Әгерҗедә Боз сарае ачылганнан бирле Лиана атнаның дүрт көнен биредә уздыра. 5 яшендә фигуралы шууга йөри башлаган кыз үз яшендәге малайларның хоккей уйнарга өйрәнгәннәрен кызыгып карап тора. Һәм бер елдан тәвәккәлләп хоккей секциясенә күчә. Әмма спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов:
- Лиана фигуралы шуу буенча да зур күрсәткечләргә ирешкән булыр иде, - ди.
Әмма хоккейда да сынатмый Лиана. Әнә, аны бозда озын калын толымнарыннан гына аерып була. Хәрәкәтләренә күз дә иярми. Командада бердәнбер кыз булгач, Лианага таләпләр ул кадәр каты түгелдер, аны "күтәреп" кенә йөртәләрдер дисәгез, ялгышасыз. Малайларга нинди бурычлар йөкләнгән булса, Лиана да шуларны ук үти. Тренерлар Әсгать Гарифуллин, Алексей Яковлев бик таләпчән, кайвакыт кырыс та булалар. Әмма һәр баланың күңелен аңлап эшлиләр.
- Тренерның сүзе - минем өчен закон. Аларның һәр киңәшенә колак салам, - ди хоккейчы кыз.
Ярышларга әзерләнгәндә хоккейчыларга бер генә көн дә ял итәргә туры килми. Лиана көн саен дәресләрдән соң 25 чакрым юл узып Әгерҗегә килә.
- Минем спорт белән шөгыльләнүемне әти-әнием хуплый гына. Бик күп чыгымнар таләп ителсә дә, алардан "әллә хоккейны ташлыйсыңмы соң" дигән сүзне ишеткәнем юк. Икесе дә машина йөрткәч, чиратлашып алып киләләр, - ди Лиана.
Әлбәттә, кызларының уңышлары сөендерә әти-әнине. Игорь да, Света да ярышлар вакытында кызларының бозда ничек үзен тотуын күзәтергә яраталар, командага көч бирәләр.
- Хоккейга килгәнемә дүрт ел бит инде. Хәзер күп нәрсәләргә төшендем. Бозда һәркемнең үз вазифасы. Мин - саклаучы, - ди Лиана.
"Спутник" командасына нинди генә шәһәрләрдә чыгыш ясарга туры килми: Мамадыш, Минзәлә, Алабуга, Түбән Кама... Әмма бер генә командада да кызлар юк.
- Уен барышында тамашачылар гел мине генә күзәтәләрдер кебек тоела. Шулай булгач миңа тагын да ныграк тырышырга, җиде кат тирене чыгарырга туры килә, - ди хоккейчы кыз.
Илшат Гайнетдинов инде болай да Лиананы мактап туялмый:
- Ул тырышлыгы, үҗәтлеге белән малайларга үрнәк тә әле. Команда өчен җанын бирергә әзер. Кайчакта малайлар арасында бәхәс тә чыга, шул вакытта Лиана төпле фикерен әйтеп аларны тынычландыра. Иң мөһиме, Лиана спорт белән шөгыльләнәм дип, укуны беркайчан да икенче планга куймый. Шуның белән дә үрнәк итеп куябыз аны малайларга, - ди.
Хәзер 2003-2004 елгы хоккейчылар арасында Татарстан Чемпионаты буенча ярышлар бара. Безнең "Спутник" командасына да төрле шәһәрләргә барырга туры килә. Үзебездә дә кунаклар кабул итәләр. Бу көннәрдә безнекеләр Мамадышта узачак уеннарга әзерләнәләр.
- "Спутник" командасына зур өметләр баглыйбыз. Ә Лианага бигрәк тә. Чөнки ул - командада иң көчле уенчыларның берсе, - ди Илшат Салих улы.
Лиананы кызлардан гына торган хоккей командаларына да "кодалыйлар". Әмма спортчыларның "әтисе":
- Лиана безнең үзебезгә кирәк. Спортка чын күңелдән бирелгән малайлар-кызлар бик сирәк була. Шуңа күрә Лиананың үзебезнең командада уйнавын һәм зур уңышларга ирешүен телибез, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев