Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Беренче бәйге “төерле” булмады

Әле узган елның декабрь аенда гына Кадыбаш мәктәбендә Исәнбай тренеры Рәшит Садыйков көрәш секциясе ачкан иде. Әлеге секция эшли башлаганга ике ай гына узса да тренер биредә Тугызбуй төбәге беренчелегенә көрәш бәйгесе уздыру инициативасы белән чыкты. Әйтергә кирәк, тәүге ярыш "төерле" булмады, киресенчә, һәркемнең күңеленә хуш килерлек үтте. Әлбәттә, Кадыбаш...

Әле узган елның декабрь аенда гына Кадыбаш мәктәбендә Исәнбай тренеры Рәшит Садыйков көрәш секциясе ачкан иде. Әлеге секция эшли башлаганга ике ай гына узса да тренер биредә Тугызбуй төбәге беренчелегенә көрәш бәйгесе уздыру инициативасы белән чыкты. Әйтергә кирәк, тәүге ярыш "төерле" булмады, киресенчә, һәркемнең күңеленә хуш килерлек үтте.
Әлбәттә, Кадыбаш һәм Иске Эсләк яшүсмерләрен республикадагы зур ярышларда үзләрен сынаган Исәнбай көрәшчеләре белән келәмгә чыгу бераз шүрләткән иде. Әмма куркулары юкка булган икән. Көрәшчеләр келәмдә сынатмадылар. Кадыбаш, Иске Эсләк, Исәнбай авыл җирлекләре башлыклары Илфат Рамазанов, Галимҗан Муллахмәтов, Фәнил Сираевның да яшь көрәшчеләргә җиткергән теләкләре ярдәм итми калмагандыр. Алар һәм "ЖилЭнергоСервис" ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев бәйгенең төп иганәчеләре дә бит әле. "Мәктәбебездә белем алучы 60 яшүсмернең беренче көннән үк көрәшкә йөри башлауларын күреп бик сөендек. Урамда "тырай" тибеп йөргәнче, буш вакытларын ничек уздырырга белми аптыраганчы менә дигән шөгыль бу аларга. Балаларны берләштерә, дуслаштыра да мондый бәйгеләр. Шуңа күрә без Тугызбуйда мондый бәйгеләрне ешрак уздырырга сүз бирәбез", - диде Илфат Рамазанов.
Ярыш 11 үлчәү категориясендә узды. Хөкемдарлык итү дилбегәсе Исәнбайның танылган көрәшчеләре Әлмир Шәрәфиев һәм Ранис Хәбировка ышанып тапшырылды. Әнә, Ренат Җәләев көндәше Нияз Закиров белән келәмгә чыгарга җыена. "Без 2 сыйныфта 5 малай укыйбыз. Барыбыз да көрәш түгәрәгенә йөрибез. Моңа кадәр бер тапкыр да көрәшеп караган юк, сөлгене ничек тотарга икәнен дә белми идек. Рәшит абый ярдәме белән көрәш алымнарына өйрәнәбез. Хәзер шомарганнан шомарабыз инде. Бүген сынатырга җыенмыйм", - диде ул. Һәм Ренат сүзендә торды: ул Ниязны җиңүгә иреште. Булат Тулбаев та келәмдә үзен бик ышанычлы тотты. Беренче көндәше белән көрәшкәндә авыррак булды дисә дә, ул үз үлчәү категориясендә беренчелекне алу бәхетенә иреште. Йөзләре алсуланган, бик алҗыган булса да, күзләре елмая иде Булатның. "Ике энемне, әти-әниемне сөендерәм инде бүген. Мондый медальне әле беренче генә тагуым бит", - диде ул горурланып. Ә менә Ильяс Ямалиев инде Көчек һәм Тирсә авылларында, Җәлил бистәсендә узган көрәш бәйгеләрендә катнашырга өлгергән. "Мәктәптә үз үлчәү авырлыгымда башкаларга бирешмәсәм дә, Исәнбай егетләрен җиңә алмыйм әле. Әмма мондый ярышлар безгә дә көрәш алымнарына өйрәнергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Безнең җиңүләр әле алда булачак", - диде. Әмма Ильяс та төшеп калганнардан булып чыкмады. Ул бәйгедә II урын алды.
Беренче урын алган кечкенәләр арасында Кадыбаштан Рузил Хаҗиев, Ришат Садыйков, Булат Тулбаев, Исәнбайдан Илсаф Әхмәдиев, Рушан Хәбиров, зурлардан Кадыбаштан Фәрһад Рәсүлев, Илвир Тимуршин, Исәнбайдан Алмаз Сундуков, Илшат Хуҗин, Марат Сундуков, Рамил Саликов арасында абсолют батырлар өчен көрәш булды. Кечкенәләр арасында Исәнбайдан Рушан Хәбировка тиңнәр булмады. Ә зурлар арасында бәйге кызганнан-кызды гына. Фәрһад, Илшат, Рамил - кем абсолют батыр калыр? Бу сорауга алдан беркем дә җавап бирә алмады. Кадыбашлылар Фәрһад өчен җан аттылар. Әмма исәнбайлылыр, ни дисәң дә, тәҗрибәле шул. Бәйгенең абсолют батыры булып әлеге авылдан Рамил Саликов калды.
Җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары, иң матур көрәш алымнарын күрсәтүчеләргә, тамашачы мәхәббәтен яулаучыларга һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасының "фирменный" бүләкләрен Илшат Хуҗин һәм Фәрһад Рәсүлевка тапшырдык.
"Бәйгене тын да алмый күзәттек. Үзебезнең укучыларның ике ай эчендә көрәш алымнарына өйрәнүләренә сокланып карап тордык. Безнекеләр арасында да район батырлары булыр әле дип ышанабыз", - диде мәктәп директоры Фәния Рәшитова бәйге тәмамлангач.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев