Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бертуган Җиһангәрәевлар Иж-Бубыйда әтиләре истәлегенә шахмат турниры уздырдылар + ФОТО

    Искәндәр, Марат, Булат ҖИҺАНГӘРӘЕВлар өченче ел рәттән туган авылларында мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм истәлегенә Иж-Бубыйда шахмат турниры уздырдылар. Моңа кадәр аны Иж-Бубый җирлегендә яшәүче шахмат сөючеләр арасында гына уздырган булсалар, быел турнирны район күләмендә оештырдылар. Якын-тирә авыллардан гына түгел, яшь шахматчылар хәтта Исәнбай, Кадыбаштан да килгәннәр иде. Әгерҗе,...

    Искәндәр, Марат, Булат ҖИҺАНГӘРӘЕВлар өченче ел рәттән туган авылларында мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм истәлегенә Иж-Бубыйда шахмат турниры уздырдылар.

    Моңа кадәр аны Иж-Бубый җирлегендә яшәүче шахмат сөючеләр арасында гына уздырган булсалар, быел турнирны район күләмендә оештырдылар. Якын-тирә авыллардан гына түгел, яшь шахматчылар хәтта Исәнбай, Кадыбаштан да килгәннәр иде. Әгерҗе, Кече Пургадан да осталыкларын сынарга теләүчеләр күп булды. Балачактан әтиләре үрнәгендә шахмат уйнарга өйрәнгән Марат һәм Булат Җиһангәрәевлар үзләре дә бик теләп ярышта катнаштылар.

    12 бала, 25ләп өлкән кеше арасында барган ярыш кичкә кадәр дәвам итте.

    Җиңүчеләр:

    Зурлар арасында:

    I - Михаил Королев (Чекалда-Әгерҗе)

    II - Асаф Әбсәләмов (Әгерҗе)

    III - Марат Җиһангәрәев (Иж-Бубый-Әгерҗе)

    Балалар арасында:

    I - Артур Синцов (2нче мәктәп)

    II-IV - Ярослав Федоров (2нче мәктәп), Илнур Хәкимов (Исәнбай), Рәшит Шурманов (3нче мәктәп).

    Бертуган Җиһангәрәевлар җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: