Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бертуган Шабаевлар көрәшчеләрне бүләкләргә күмделәр ФОТОРЕПОРТАЖ

    70-80 елларда Әгерҗе Сабантуйларында күп тапкырлар батыр калган мөхтәрәм көрәшче Баян Шабаев истәлегенә аның уллары - Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фаяз һәм шәхси эшмәкәр Марат ШАБАЕВлар өченче ел рәттән туган төбәкләрендә көрәш сөючеләр арасында бәйге уздырдылар. 2нче мәктәптә Кадыбаш, Исәнбай, Ямурза, Салагыш,...

    70-80 елларда Әгерҗе Сабантуйларында күп тапкырлар батыр калган мөхтәрәм көрәшче Баян Шабаев истәлегенә аның уллары - Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фаяз һәм шәхси эшмәкәр Марат ШАБАЕВлар өченче ел рәттән туган төбәкләрендә көрәш сөючеләр арасында бәйге уздырдылар.
    2нче мәктәптә Кадыбаш, Исәнбай, Ямурза, Салагыш, Көчек, Тәбәрле, Тирсә, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә командаларыннан 100гә якын 1997-1998, 1999 елгы һәм кечкенәрәк көрәшчеләр бил алыштылар. Җиңүчеләргә бертуган Шабаевлар Мактау грамоталары, медальләр, акчалата призлар тапшырдылар. Абсолют батыр калган Көчектән Гадел Сабирҗанов, Әгерҗедән Хуршет Кенджаев Кубоклар белән бүләкләнделәр.
    - Әлеге көрәш турнирын уздыруны матур традициягә кертәбез. Димәк, киләсе елга очрашканга кадәр, - диде Фаяз Баян улы саубуллашканда.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: