Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Без спартакидага әзер!

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында җәйге спорт төрләре буенча спартакиада беренче тапкыр гына уздырылса да, ул төерле булмады. Укытучылар дәртләнә-дәртләнә ярышларда катнаштылар. Узган ел Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган кышкы спартакиадада безнең район укытучылары да төрле спорт бәйгеләрендә үзләрен сынаганнар иде. Министрлык Укытучылар көне алдыннан тагын спорт сөючеләрне җыячак....

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында җәйге спорт төрләре буенча спартакиада беренче тапкыр гына уздырылса да, ул төерле булмады. Укытучылар дәртләнә-дәртләнә ярышларда катнаштылар.
Узган ел Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган кышкы спартакиадада безнең район укытучылары да төрле спорт бәйгеләрендә үзләрен сынаганнар иде. Министрлык Укытучылар көне алдыннан тагын спорт сөючеләрне җыячак. Бу юлы программага җиңел атлетика, мылтыктан ату, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, йөзү, аркан тарту кебек спорт төрләре кертелгән. Әлеге зур бәйгегә иң яхшыларны сайлап алу максатыннан, район мәгариф идарәсе район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрне стадионга җыйды.
- Бирегә килеп керүгә мәктәп еллары искә төште. Һәр елны җиңел атлетика буенча ярышларга килә торган идек. Хәзер укытучы буларак та осталыкны күрсәтергә туры килә, - ди Исәнбайдан инглиз теле укытучысы Гөлназ Тукманова.
Ә укытучыларның ярышларга әзерлеге күренеп тора. Җитәкчеләре Вәсилә Сафиуллина үзе иң беренче үрнәк күрсәтте аларга. 400 метр арага йөгерергә дигән әмер бирелгәч үк йөгерү юлына чыкты. Әмма җитезлектә Сарсак-Омгадан Ольга Широбоковага тиңнәр булмады. Ул старт бирелгәч үк алга ыргылды һәм 1 минут 23 секундта финишка килеп җитте.
- Яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләүче буларак, ничек йөгерергә чыкмыйсың инде?! Аягымны сындырып бик озак газапландым. Әмма хезмәттәшләремне читтән генә күзәтеп тора алмыйм. Арттан килсәм киләм, әмма йөгерәм, - дип чыккан Девәтернәдән Гөлүсә Гатауллина да яшьләр арасында сынатмады.
Хатын-кызлардан аермалы буларак, ир-егетләр 800 метр араны уздылар. Кызганычка каршы, дистанциягә өч кенә көчле зат чыгарга теләк белдерде. Салагыш һәм Сарсак-Омга мәктәпләре директорлары Айдар Хөснетдинов һәм Сергей Маркитонов беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Ә Исәнбайдан Ленар Зәйнуллин өченче килде.
Аннан мөгаллимнәр озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча билгеләнгән участокларга җыелдылар. 2нче мәктәптән Илдар Идиятов белән Тирсәдән Рамил Гыйнатуллинны бу спорт ярышларында сокланып күзәттек. Озынлыкка сикерү буенча Илдар барысын да уздырды. Аның күрсәткече - 4,47 метр. Ә Рамил аннан 4 сантиметрга гына калышты.
- Бу юлы беренчелек Илдар кулында булсын. 100 метрга йөгерүдә мин аннан алданрак килгән идем, - диде Рамил.
Ә биеклеккә сикерү буенча егетләр бер-берсенә бирешергә теләмәделәр. Инде коллективлар бу төр ярышта катнашып таралгач та әле алар сикерүләрен дәвам иттеләр. Менә шундый үҗәт булсаң гына уңышка ирешеп була шул ул.
24 килолы герне күккә генә чөйделәр егетләр. Быел 4нче мәктәптә ОБЖ фәнен укыта башлаган Руслан Закировның беренчелекне беркемгә дә бирмәячәге көн кебек ачык иде. Районда гына түгел, республика ярышларында һәрвакыт алдынгы урыннарда булган Руслан герне 70 тапкыр күтәреп рекорд куйды. Кул көрәше буенча да спорт мастерына тиңнәр булмады. Ә хатын-кызлар арасыннан Көчек мәктәбеннән И.Нәҗмиева беренче урын алды.
Аркан тартышу бәйгесен җыелма командалар арасында уздырдылар. Бер якка - балалар бакчалары хезмәткәрләре, икенче якка мәктәпләр басты. Хөкемдар сыбызгысын сызгыртуга ике як та арканны үз якларына тартып алырга тырышты. Егылулар да, кулын имгәтүчеләр дә булды. Әмма ни генә булса да сынатырга ярамый шул. Спорт бары көчлеләрне генә ярата. Озак тарткалашканнан соң, "Мәктәп" командасы җиңү яулады.
Ярышларда җиңгән иң осталар һәм көчлеләр республика спартакиадасында район данын яклаячаклар. Ә алар анда бирешмәсләр. Әнә, бәйге тәмамлангач та мәгариф хезмәткәрләре "Без спартакиадага әзер!" диделәр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев