Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Безнекеләр финалга чыгалмады

Икенче ел рәттән Әгерҗе стадионы "Күн туп" республика ярышларының зона турында катнашучы Менделеев, Түбән Кама, Мамадыш районнарыннан 2002-2003 елгы яшь футболчыларны кабул итте. Узган атнада әлеге командалар белән бергә Әгерҗе спортчылары да футбол кырына чыктылар. Әле алай гына да түгел, зона уеннарына Чаллы командасы килмәү сәбәпле, Әгерҗенең 2004 елгы футболчыларын...

Икенче ел рәттән Әгерҗе стадионы "Күн туп" республика ярышларының зона турында катнашучы Менделеев, Түбән Кама, Мамадыш районнарыннан 2002-2003 елгы яшь футболчыларны кабул итте.
Узган атнада әлеге командалар белән бергә Әгерҗе спортчылары да футбол кырына чыктылар. Әле алай гына да түгел, зона уеннарына Чаллы командасы килмәү сәбәпле, Әгерҗенең 2004 елгы футболчыларын да, төрле командаларга бүлеп, уенга керттеләр. Бу көнне әгерҗелеләргә бик күп яшьтәшләре, сыйныфташлары да көч бирергә килгән иде. Уен кызганнан-кыза барды. Эссе кояш астында тирләп-пешеп уйнау бер дә җиңел булмады. Әмма бер генә команда да җиңелергә теләмәде. Шулай да бу юлы башка командалар безнекеләргә караганда көчлерәк булып чыктылар. Узган ел зона уеннарында җиңеп, финалда III урын алган Әгерҗе футболчылары, кызганычка каршы, быел көндәшләрен җиңә алмадылар. Безнекеләр - соңгы урында. Ә I-II урын яулаган Түбән Кама һәм Мамадыш командалары тиздән Әлмәттә узачак финал ярышларында катнашачаклар.
Сүз уңаеннан: бу атнада 1998-99, 2000-01 елгы Әгерҗе яшүсмерләре Мамадыш һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узачак зона уеннарында Әгерҗе данын яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев