Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Безнекеләр – Авыл уеннарында

Кул көрәше буенча тренер Сирень Галиуллин җитәкчелегендә иң каты куллы егет-кызлар шушы көннәрдә Воронеж өлкәсендәге Нововоронеж шәһәрендә узган унынчы Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарыннан кайттылар. Алар Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясадылар. - Россиянең 67 төбәгеннән меңнәрчә спортчылар килгән иде. Барлыгы 20 спорт төре буенча көч сынаштылар. Шундый зур ярышта...

Кул көрәше буенча тренер Сирень Галиуллин җитәкчелегендә иң каты куллы егет-кызлар шушы көннәрдә Воронеж өлкәсендәге Нововоронеж шәһәрендә узган унынчы Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарыннан кайттылар.
Алар Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясадылар.

- Россиянең 67 төбәгеннән меңнәрчә спортчылар килгән иде. Барлыгы 20 спорт төре буенча көч сынаштылар. Шундый зур ярышта шәкертләремнең кул көрәше буенча пьедесталга күтәрелүләренә ничек сөенмисең инде?! - ди тренер.
Әмма бер төр ярышта бары бер авыл җирлегеннән генә спортчылар кертелүенә гаҗәпләнүен яшерми ул.
- Әле ярый, Тирсәдә бу спорт төрен яратучы егет-кызлар шактый. Ә бит бөтен төбәкләрдә дә авылларда спортчылар әзерләмиләр, - ди ул.
Барлык спорт төрләре буенча Татарстан командасы икенче урынга чыккан икән, монда Тирсә спортчылары Руслан Закиров, Айрат Сәетов, Гөлчәчәк Хәкимованың өлеше бик зур. Алар барысы да - өченче урында. Россия күләмендә уздырылган мондый зур бәйгедә беренче тапкыр гына катнашкан Рузилә Мозаффарованың да чыгышыннан канәгать тренер.
- Бәйге узган Воронеж өлкәсе спортчылары беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. Урыннарны кайсы субъектта күпме кеше яшәвенә карап та билгеләделәр. Татарстан үз төркемендә беренчелеккә чыкты. Ут күршеләребез Удмуртия спортчылары да - үз төркемнәренең башында, - ди Сирень абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев