Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Биатлон йолдызлыгында – Байтуган егете

Ханты-Мансийскида биатлон буенча Россия Чемпионаты барганда әлеге спортны яратучы әгерҗелеләр үзебезнең якташыбыз - Байтуган авылында туып-үскән биатлончы Евгений ШАМЕЕВ өчен көч биргәннәрдер дип ышанам. Ул Удмуртиянең җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм матур уңышларга иреште. Евгений спринтта финишка унберенче булып килде. Пасьютта трассада өченче булып барса да, винтовкадан атканда патрон...

Ханты-Мансийскида биатлон буенча Россия Чемпионаты барганда әлеге спортны яратучы әгерҗелеләр үзебезнең якташыбыз - Байтуган авылында туып-үскән биатлончы Евгений ШАМЕЕВ өчен көч биргәннәрдер дип ышанам. Ул Удмуртиянең җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм матур уңышларга иреште.

Евгений спринтта финишка унберенче булып килде. Пасьютта трассада өченче булып барса да, винтовкадан атканда патрон кысасы төшеп китеп, күп вакыт югалтты. Масстартта Женя - сигезенче. Ә менә эстафетада ул Удмуртия командасын унынчы урыннан дүртенчегә күтәрде. Бу ярышларны телевизор экраннарыннан күзәткән туган Байтуганындагы әти-әнисе, туганнары, дуслары, укытучылары Женя өчен горурлык хисләре кичергәннәрдер. Без дә якташыбызның уңышларына чын күңелдән сөендек, ярышлар тәмамлануга телефоннан аның белән элемтәгә кердек.

- Женя, Чемпионатта Россиянең иң көчле чаңгычыларын артта калдыру, әмма призлы урынга эләкмәү - бу уңышмы яисә җиңелү ачысымы?

- Бөтен шартлар тудырылган командалар белән безнекен чагыштыру җир белән күк арасы. Без бит ярышларга чаңгы, спорт киемнәрен үзебез сатып алабыз, бик күп мәсьәләләрне хәтта ярышлар вакытында да хәл итәргә туры килә. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде. Әмма без зарланмыйбыз, бу - үзебез сайлаган юл. Шулай да сезонга әзерлек барышында бөтен командаларда да шартлар бертөсле булсын иде дигән теләк белән янам. Менә шуннан соң ярышларга нәтиҗә дә ясарга була.

- Ханты-Мансийскидагы ярышларга әйләнеп кайтсак, винтовкадан ату мәйданчыгында ни булды соң?

- Спринтта мин лидердан 1,30 минут артта калып бара идем. Ике әйләнештән соң данлыклы Иван Черезов белән өченче урын өчен узыштык. Мин үземне бик яхшы хис иттем, пьедесталга күтәрелү өчен бөтен көчемне куярга әзер идем. Әмма бәхет елмаймады, патрон кысасы төшеп китү сәбәпле, ату урынында бик озак тоткарландым, нәтиҗәдә, 239нчы урынга тәгәрәдем. Үзем өчен борчылсам да, Иван өчен сөендем. Ул спорт карьерасын матур төгәлләде.

- Ә менә син эстафетада команданы унынчы урыннан дүртенчегә күтәрдең.

- Командабызда көчле егетләр бар. Без үзебезне күрсәтә алдык дип уйлыйм. Ярыштан соң бик күпләрдән котлаулар алдык. Күңелле мизгелләр булды ул.

- Чаңгы спортыннан биатлонга күчү авыр булдымы?

- Олимпия резервы училищесында укыганда без чаңгы буенча бик яхшы әзерлек уздык. Яшь категориясе буенча хәтта Россия лидерларына якын идек. Әмма мин үземне һәрвакыт биатлонда күрдем. Әлбәттә, винтовкадан ату буенча авырлыклар булды. "Аяклар" белән шәп чапсам да, атарга озак өйрәнергә туры килде.

- Биатлон дөньясында сине ничек кабул иттеләр? Дусларың күпме, кем өчен җан атасың?

- Биатлонда җиңәсең икән, кул кысу һәм котлау - иң матур гадәт. Трассада без көндәшләр булсак та, ә болай барыбыз да дуслар, бер-беребез өчен борчылып торабыз. Евгений Гараничев белән мәктәптә укыганда ук үзебезнең төбәк өчен ярыштык, чаңгы спортында эстафетада узыштык. Алексей Слепов, Александр Печенкин белән дә элемтәләребез нык. Ә Татьяна һәм Вячеслав Акимовлар - гаилә дусларыбыз. Ивен Черезов - безнең өлкән дус, аннан күп нәрсәгә өйрәнәбез. Гомумән, без - дус һәм бердәм команда.

- Сезон төгәлләнде.Хәзер нинди планнар?

- Вакытны гаиләм, дусларым, якыннарым янәшәсендә күңелле һәм файдалы итеп уздырасым килә. Быел "Семык" республика бәйрәме Күләгәштә узачак икән. Милли бәйрәмебездә катнашу теләгем зур. Спорт чараларында үзебезнең район данын якларга да исәп бар.

- Сиңа Россия буенча бик күп йөрергә туры килә, кече Ватаныңны сагынасыңмы?

- Туган якны, туган йорты сагынмау мөмкинме соң?! Мин беренче тренерым Юрий Васильевка бик рәхмәтле. Бик күп авыл баласында чаңгы спортына мәхәббәт тәрбияләде ул. Яңавылда узган беренче җәйге сборларны сагынып искә алам. Җитәкчеләр Ильяс Кәрәмиев һәм Миңнехәлил Ногоманов, кызу эш өсте булуга карамастан, безнең өчен анда бөтен шартларны тудырганнар иде. Гөлчәчәк апа әзерләгән тәмле ашлар да бик еш искә төшә. Газета аша аларга рәхмәтләремне җиткерәм. Луиза Паршенкова уздырган берсеннән-берсе кызыклы, күңелле ярышлар да хәтердән чыкмый. Кем мине белә, барыгызга да зур сәлам, якташлар!

- Женя, без синең алдагы сезонда да уңышларың белән сөендерәчәгеңә ышанабыз. Биатлон күгендә якты йолдыз булып әле күп еллар балкырга язсын сиңа!

Белешмә:

Евгений Шамеев 1988 елда Байтуган авылында туган.

Күләгәш мәктәбендә белем алган. Аннан соң укуын Казандагы Олимпия резервы училищесында дәвам иткән.

Хәзерге вакытта биатлон буенча Удмуртия җыелма командасы лидеры.

Евгений өйләнгән. Хатыны Ксения - беренче тренеры Юрий Васильевның кызы.

Әңгәмәдәш - Илшат ГАЙНЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев