Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Биатлонга старт бирелде

    Биатлон яратучыларга сөенче: кичә әлеге спорт төренә Швециянең Остерсунд шәһәрендә старт бирелде. Ул катнаш эстафета белән башланды. 26 команда арасында россиялеләр дә бар иде. Глазырина, Зайцева, Волков, Шипулин җиңү өчен җан аттылар. Әмма көчле җил үзенекен итте шул. Зайцевага өстәмә 300 метр араны узарга туры килде. Нәтиҗәдә, безнекеләр финишка алтынчы...


    Биатлон яратучыларга сөенче: кичә әлеге спорт төренә Швециянең Остерсунд шәһәрендә старт бирелде.

    Ул катнаш эстафета белән башланды. 26 команда арасында россиялеләр дә бар иде. Глазырина, Зайцева, Волков, Шипулин җиңү өчен җан аттылар. Әмма көчле җил үзенекен итте шул. Зайцевага өстәмә 300 метр араны узарга туры килде. Нәтиҗәдә, безнекеләр финишка алтынчы гына булып килделәр. Беренче урынны Чехия, икенчене Норвегия, өченчене Украина командалары алды. Шунысы кызык, беренче урынны алырга тиешле Франция командасы Мартен Фуркадның хаталар җибәрүе һәм штраф әйләнешен ясамавы аркасында бишенче урынга гына калды. Менә сиңа Мартен! Аннан мондый күренешне беркем дә көтмәгән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: