Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Боксны иң кыюлар сайлый

16-17 гасырларда ук Англиядә барлыкка килгән бу спорт төренә мәхәббәтне Әгерҗе малайларында алты ел элек Вадим Насыйров уята. Хәзер ул җитәкләгән бокс секциясендә 15 яшүсмер шөгыльләнә. Спортның бу төре шәһәребездә елдан-ел популярлаша. Күптән түгел бокс буенча ДООЦ беренчелегенә оештырылган ярышта Вадим Эдуардовичның шәкертләре, Алексей Голосеевның кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче малайлар...

16-17 гасырларда ук Англиядә барлыкка килгән бу спорт төренә мәхәббәтне Әгерҗе малайларында алты ел элек Вадим Насыйров уята. Хәзер ул җитәкләгән бокс секциясендә 15 яшүсмер шөгыльләнә. Спортның бу төре шәһәребездә елдан-ел популярлаша.
Күптән түгел бокс буенча ДООЦ беренчелегенә оештырылган ярышта Вадим Эдуардовичның шәкертләре, Алексей Голосеевның кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче малайлар һәм Кече Пурга тренеры Сергей Борисовның яшь боксчылары катнашты. Аларны сәламләргә райондагы бокс федерациясе рәисе Илдус Шәймөхәммәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин килгәннәр иде. Ярышның иң мактаулы кунагы якташыбыз, халыкара класслы спорт мастеры, тайск боксы буенча Россия чемпионы, кикбоксинг буенча дөнья чемпионатының бронза, Европа чемпионатының көмеш призерлары, 2008 елда кикбоксинг буенча Пермь краеның иң яхшы спортчысы исемен яулаган Чайковский шәһәрендә яшәүче якташыбыз, Әгерҗе егете Александр Соловьев булды. "Боксны иң кыю, иң тәвәккәл малайлар гына сайлый. Бу спорт төре аларда ихтыяр көче, үз-үзеңә ышаныч тәрбияли, дисциплинага өйрәтә. Әгерҗе яшүсмерләренең боксны сайлавына чын күңелдән сөенәм. Аларның тормышта беркайчан да югалып калмаячакларына иманым камил. Ярышларда җиңү яулау өчен, иң әүвәл, зур теләк, үҗәтлек, җиде кат тирне чыгарып шөгыльләнергә кирәк. Ә спортта җиңү һәрвакыт елмаймый. Шул чакта да күңелне төшермичә, тагын да тырышыбрак шөгыльләнү өчен үзеңдә көч таба белү дә мөһим роль уйный. Мин Әгерҗе малайларына бокс серләренә төшенергә ярдәм итәргә һәрчак әзер", диде Александр Соловьев. Бик күп чит илләрдә ярышларда катнашып, күпсанлы медальләр, кубоклар яулаган якташыбыз сөйләгәндә яшь боксчыларыбыз "Эх, мин дә аның кебек булсам иде", дип хыяллангандыр. Александр әйтмешли, бу хыялны тормышка ашыру фәкать үзегездән тора, яшь дуслар.
Бу көнне рингта ярышлар бик киеренке барды. Һәркем ярышка җиңү теләге белән килгән иде. Боксчы улларына көч, дәрт бирергә килгән ата-аналарның ничек борчылып , куркып күзәткәнен күрсәгез иде!..
Төрле үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган яшүсмерләрнең шатлыктан йөзләре кояш кебек балкыды. Менә алар - тренерларының зур тырышлыгы белән зур җиңүгә ирешкән яшь боксчылар: 27нче училищедан Руслан Камалетдинов, Раил Баһавиев, 3нче мәктәптән Айдар Батыршин, Денис Майдук, Марсель Халиков, Әмир Каюмов, 2нче мәктәптән Тимур Жуйков, Артур Бобров, 4нче мәктәптән Антон Овчинников. 3нче мәктәп яшүсмерләренең боксны аеруча үз итүе куанычлы. Ярышта 2 һәм 3нче урыннар алучыларның күбесе шушы мәктәптән иде. Призерларга бүләкләр, медальләр тапшырылды. Ә бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәткән "Водоканал" директоры Илдус Шәймөхәммәтовка, вагон депосы начальнигы Сергей Ситновка ДООЦ директоры Алексей Колчин олы рәхмәтен белдерә.
Сүз уңаеннан, Россиянең танылган боксчысы якташыбыз Сергей Соловьев белән тиздән газетабызның"Редакция кунагы" рубрикасында очрашырсыз.
Р.Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев