Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Бозда – фигуралы шуу осталары

Шушы көннәрдә Әгерҗенең Боз сарае үзебезнекеләр белән бергә Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 30дан артык яшь фигуралы шуу осталарын кабул итте. Биредә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Ярышларга старт бирелгәнче, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров ерак араларны якын итеп Әгерҗе төбәгенә килгән малайлар-кызларны сәламләде, аларга соклануын белдерде, бәйгедә уңышлы...

Шушы көннәрдә Әгерҗенең Боз сарае үзебезнекеләр белән бергә Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 30дан артык яшь фигуралы шуу осталарын кабул итте. Биредә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте.
Ярышларга старт бирелгәнче, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров ерак араларны якын итеп Әгерҗе төбәгенә килгән малайлар-кызларны сәламләде, аларга соклануын белдерде, бәйгедә уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Фигуралы шуучылар дулкынлануларын яшерә алмадылар. Разминка вакытында хата ясамасалар да, мәртәбәле жюри алдына чыккач егылучылар да булды. Дулкынланырсың да... 6-12 яшь кенә бит әле аларга! Спорт дөньясында да беренче адымнарын гына ясыйлар.
Фигуралы шуу, Әгерҗедә әле чагыштырмача яңа спорт төре булса да, малайлар-кызларның инде зур бәйгеләрдә катнашып, призлы урын яулаулары сөендерә. Бу ярышта да сынатмадылар алар. Үз разрядлары буенча Амелия Галимҗанова, Ислам Гаврилов - I, Диана Коновалова - II, Ульяна Еманова III урын алдылар. Ислам әле балалар бакчасына гына йөрсә дә ярышларда берничә тапкыр үзен сынаган. "Күптән түгел Ижауда зур бәйгедә катнаштык. Анда IV урын алдым. Ә менә хәзер мин - I урында. Бу - минем беренче медалем. Мин аны бакчага алып барып дусларыма да күрсәтәчәкмен", - диде ул. "Бер генә тренировканы да калдырганыбыз юк. Исламның хәтта Боз сараеннан кайтасы да килми", - ди әнисе Ләйсән. Оныгының чыгышын карарга килгән бабасы Рәис тә: "Чын күңелдән сөендем Ислам өчен. Хата ясамаса, егылмаса ярар иде дип бик борчылдым", - ди.
Галимҗановлар - Әгерҗедә спортчы балалар тәрбияләүче танылган гаилә. Амальне "Спутник" командасында иң яхшы хоккейчы буларак белә идек. "Нефтяник" хоккей клубы чакыруы буенча ул быел Әлмәткә китте. Хәзер шунда укый, хоккей белән шөгыльләнә. Әмма ялга кайтканда Боз сараена килеп дуслары белән очраша, туган шәһәрендә рәхәтләнеп хоккей уйный. Бу көнне дә фигуралы шуу белән шөгыльләнүче сеңлесе Амелиягә көч бирергә килгән Амаль. "Минем бер генә минут та буш вакытым юк. Мәктәптән соң бирегә секциягә киләм. Сәнгать мәктәбенә бию түгәрәгенә дә йөрим", - ди 1нче сыйныфта укучы Амелия. Әлбәттә, бу гаиләдә балаларның спортка тартылуында әти-әниләрнең тырышлыгы бик зур. "Без балаларыбызның һәр уңышына шатланабыз. Тренировкага йөртү күп вакытны алса да зарланмыйбыз. Балаларыбыз сәламәт, спорт белән дус булсын өчен барысын да эшләргә әзер", - ди Светлана Галимҗанова.
Балаларны әлеге спорт төренең нечкәлекләренә өйрәтүче тренер Александр Карнизовның да тырышлыгы әйтеп бетергесез. "Бәйгедә катнашкан 8 шәкертемнең 4есе пьедесталга күтәрелгән икән, бу - зур күрсәткеч. Кызганыч, бу бәйгедә Амелия кебек үк оста шуучы Марина Шаһиәхмәтова, авыру сәбәпле, катнаша алмады. Төшенкелеккә бирелмибез: безнең җиңү яулыйсы көннәр алда әле", - диде.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамил Ясәвиев балаларга осталыклары, тырышлыклары, ата-аналарга, тренерларга балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Җиңүчеләр медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев