Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Бу чик түгел

Әгерҗедә Рөстәм Майоров шәкертләре, кобудо буенча Түбән Камада узган республика ярышында катнашып, 11 медаль яулап кайттылар. Бу Яңа ел бәйрәменә яшүсмерләрнең үзләренә, әти-әниләренә һәм, әлбәттә, тренерга олы бүләк булды. - Быелгы сезон күңелле вакыйгадан башланды. Без хәзер Татарстандагы кобудо федерациясенә кердек. Шул рәвешле, Әгерҗедә үзебезнең структур подразделениебез барлыкка килде. Шәкертләрем...

Әгерҗедә Рөстәм Майоров шәкертләре, кобудо буенча Түбән Камада узган республика ярышында катнашып, 11 медаль яулап кайттылар. Бу Яңа ел бәйрәменә яшүсмерләрнең үзләренә, әти-әниләренә һәм, әлбәттә, тренерга олы бүләк булды.

- Быелгы сезон күңелле вакыйгадан башланды. Без хәзер Татарстандагы кобудо федерациясенә кердек. Шул рәвешле, Әгерҗедә үзебезнең структур подразделениебез барлыкка килде. Шәкертләрем алдына да бурычлар зурдан куелды: алар үзләрен армия кул сугышында гына түгел, кобудода да күрсәтергә тиеш. Һәм менә нәтиҗә - күз алдында: Европа чемпионнары, спорт мастерына кандидатлар катнашкан әлеге олы бәйгедә әгерҗелеләрнең дә күбесе пьедесталга күтәрелде. Без Татарстанда кобудо буенча тәүге ярышта гына катнаштык бит әле, - ди Рөстәм Майоров.
Әйе, Түбән Кама, Чаллы, Менделеев, Алабуга кебек олы шәһәрләрдә катнашкан спортчылар белән көч сынашканда безнекеләр дә сынатмадылар. Апалы-сеңелле Рената-Яна Шакировалар, Адил Майоров беренче урын алдылар. Максим Уразаев, Арслан Раджабов, Данил Константинов, Айдар Рәхимов, Каюм Шәймәрданов, Әминә Джалалова, Регина Моратова, Индира Зарипова да пьедесталның икенче һәм өченче баскычына күтәрелделәр.
- Бәйгедә урын алган балаларның хис-кичерешләрен аңлату өчен сүзләр дә табалмыйм. Ярышлар иртәннән кичкә кадәр дәвам итеп, балалар бик алҗыган булсалар да, алар юл буе бәйге турында сөйләштеләр, кем нинди хата җибәргән, кемгә нинди көндәш эләккән... Әмма барысы да безгә тагын да ныграк шөгыльләнергә кирәк дигән уй белән кайттылар, - ди Рөстәм Арикович.
Тренировкага килгән яшүсмерләрнең йөзләре шатлыклы. Бер-берсен бүлдерә-белдерә ярыш турында сөйлиләр:
- Көндәшләребез арасында кобудо буенча 7-8 еллык тәҗрибәләре булган спортчылар булса да, каушап калмадык. Тренерыбыз безнең алга бер генә бурыч куйды: "Тизрәк хәрәкәтләнергә, көндәшеңне жәлләмәскә һәм җиңәргә!". Күпләр белән көчләребез тигез булды. Әмма кайбер командалардагы яшьтәшләребезнең курыкканлыклары сизелде, - ди икенче урын алган Арслан Раджабов.
Ә менә Адил Майоров - алтын медаль иясе.
- Армия кул сугышына караганда кобудо ныграк ошый миңа. Ә уңышка ирешү өчен җиде кат тиреңне чыгарырга кирәк. Тренерыбыз безгә һәрвакыт: "Тренировкада гына шөгыльләнгән җитми, өйдә дә компьютер, телевизор каршында утырмагыз, хәрәкәтләрне кабатлагыз", - дип тора. Ә миңа контроль тагын да зуррак: тренер - әтием бит. Шуңа буш вакытны әрәмгә уздырмыйбыз: ул һәрвакыт мине күзәтеп, киңәшләрен биреп, өйрәтеп тора. Минем медаль алуымда аның өлеше бик зур, - ди Адил Майоров.
5 сыйныфта гына укыса да Максим Уразаев та көмеш медаль белән кайткан ярыштан.
- Бәйгенең оештырылуы бик ошады. Үзебезнекеләргә көч бирдек. Спортзалның кечерәк булуы гына комачаулады бераз, - ди ул.
Тренерлары турында да горурланып сөйлиләр яшүсмерләр.
- Рөстәм Арикович бик таләпчән, кайвакыт кырысрак булса да, ул һәрвакыт безнең хәлгә керә. Ул безнең сәламәт, кыю, көчле булып үсүебезне тели. Әти-әниләр дә бик хөрмәт итәләр аны, диләр яшүсмерләр.
Тренерның малайлар-кызларга әйтәсе сүзе дә бар:
-Спорт ул түземнәрне һәм тырышларны гына ярата. Дисциплина, үз өстеңдә бертуктамый шөгыльләнү булмаса, нәтиҗә дә юк. Аннан соң яңа закон нигезендә бердәм дәүләт имтиханына баллар өстәлү дә укучыларны ымсындырырга тиеш, ләбаса, - ди Рөстәм Майоров.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев