Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Бу юлы бәхет елмаймады

Ринат Арасланов җитәкчелегендәге "МСО-Әгерҗе" ширкәте өченче ел рәттән көзге каникул вакытында башлангыч сыйныф укучылары арасында футбол турниры уздырды. Үзе дә спорт яратучы, районда футбол, хоккей җыелма командалары составында уйнаучы Ринат Арасланов төрле шәһәрләргә ярышларга барганда да һәрдаим яшь спортчыларга иганәчелек ярдәме күрсәтә. Аның инициативасы белән башланган футбол турниры да хәзер...

Ринат Арасланов җитәкчелегендәге "МСО-Әгерҗе" ширкәте өченче ел рәттән көзге каникул вакытында башлангыч сыйныф укучылары арасында футбол турниры уздырды.
Үзе дә спорт яратучы, районда футбол, хоккей җыелма командалары составында уйнаучы Ринат Арасланов төрле шәһәрләргә ярышларга барганда да һәрдаим яшь спортчыларга иганәчелек ярдәме күрсәтә. Аның инициативасы белән башланган футбол турниры да хәзер матур традициягә әйләнде. Ярышларга елдан-ел командалар да күбрәк җыела. Быел да шәһәребезнең "Локомотив" стадионы Чаллы, Ижау, Әгерҗе балаларга белем бирү-савыктыру үзәгеннән 2004-2005 елгы малайларны җыйды. Барлыгы 8 команда футбол кырында җиңү өчен җан атты. Узган елгы чемпионнар - 4нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары быел да беренче урын алу өчен тырыштылар.
- Без инде балалар бакчасына йөргәндә үк футбол уйный башлаган идек. Сыйныфыбыздагы барлык малайлар да дәресләрдән соң җыелышып стадионга киләбез. Тренерыбыз Андрей Бушмелев әлеге уенның серләренә төшендерә. Без инде Ижау, Чаллы шәһәрләрендә ярышларда катнаштык. Копилкабызда өч алтын медаль булды инде. Уңышларыбызга әти-әниләр дә, сыйныф җитәкчебез Рузилә апа Насыйрова да сөенә. Алар һәрвакыт ярышларга безгә көч биреп торырга киләләр, - ди команданың сакчысы Максим Стрилец.
Чынлап та, малайларга күз генә тимәсен. Футбол кырында аларга күз иярми. Тренерларының һәр киңәшенә колак салырга өлгерәләр. Андрей Анатольевич кайвакыт шелтәләп алса да, үпкәләмиләр малайлар. Уеннар вакытында да тирләделәр, алҗыдылар, яңгырга да чыландылар, әмма сынатмадылар. Әнә, Чаллы командасын 3:1 исәбе белән җиңеп финалга чыктылар. Ә алда аларны Ижаудан килгән яшьтәшләре белән хәлиткеч уен көтә иде.
- Без әгерҗеләргә караганда көчлерәк. Финалда алардан өстен чыгуыбызга шикләнмим. Шулай да мин көчле команда җиңүен телим, - диде Ижауның "Зенит" командасыннан Илья Баранкин. Яшь футболчы стадионның матурлыгына да соклануын белдерде.
- Сезнең малайларга шөгыльләнү өчен шартлар бар. Мондый чирәмдә уйнавы үзе генә дә ни тора! - диде ул.
Ильяның сүзләре хак булды. Алар безнекеләр капкасына дүрт туп керттеләр. Ә әгерҗелеләр көндәшләренә нибары бер генә туп "бүләк иттеләр". Шулай итеп пьедесталның иң югары баскычына Ижау футболчылары менде һәм алар Кубок, медальләр белән бүләкләнделәр. Ә Әгерҗе футболчылары II урын алды.
III-IV урыннар өчен дә уен мавыктыргыч булды. Чаллыдан килгән яшьтәшләре белән үзәкнең икенче командасы призлы урын өчен көч сынашты. Башта безнекеләр капкасына, аннан чаллыларныкына туп очып керде. Шулай итеп, исәп тигезләште. Пенальти вакытында кунаклар капкага дүрт туп керттеләр һәм турнир таблицасының өченче баскычына күтәрелделәр. Әгерҗе командасында уйнаган иң яшь футболчылар Кирилл Болотов һәм Дилүс Шакиров җиңелсәләр дә уеннан канәгать булуларын белдерделәр.
- Бу юлы бәхет безгә елмаймады. Әмма 8 команда арасыннан IV урын алу да начар түгел. Димәк, безгә тагын да ныграк шөгыльләнергә кирәк, - диделәр алар.
Турнирда иң яхшы уенчыларны "МирСтрой" ширкәте җитәкчесе Али Ибраһимов медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде.
- Без дә сезнең кебек чактан ук спорт белән шөгыльләнеп үстек. Хәзер ир уртасы булсак та аннан аерылмыйбыз. Сез дә спорт белән дус булыгыз. Киләчәктә сезне төрле командаларда уйнаучы футболчылар буларак күрәсе килә, - диделәр төзүче оешмаларын җитәкләүче Ринат Арасланов һәм Али Ибраһимов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев